+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 март 2021, 16:23

Чагу, гадел, "үзебезнеке"

Уфада җәмәгатьчелек һәм сәясәтчеләр булачак депутатлар портретын күзаллады.

Уфада җәмәгатьчелек һәм сәясәтчеләр булачак депутатлар портретын күзаллады.

Уфада «Башкортстан тавышы» дискуссияләр клубының икенче утырышында депутатларның бүгенге заманда нинди булырга тиешлеге турында фикер алыштылар. Сөйләшүдә иҗтимагый оешмалар, яшьләр хәрәкәтләре, сәяси партияләр һәм политологлар катнашты. Очрашу Русия адвокатлары гильдиясенең Башкортстандагы мәйданчыгында узды.

«Облака» заманча сәнгать үзәге директоры, Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Валериан Гагин үзенең Уфа шәһәр Советына агымдагы ел сайлауларында урын өчен көрәшәчәген белдерде. Аның фикеренчә, халык хезмәтчесе талантлы яшьләргә үзләрен күрсәтү мөмкинлеге булсын өчен шартлар тудырырга тиеш. «Яшь кешеләр - җәмгыятебезне прогрессив киләчәккә этәрүчеләр. Аннары, талантлы яшьләр өчен грант фондын арттыру өчен депутатлыкка барам", - диде Валериан Гагин.

Яшьгвардиячеләрнең төбәк штабы җитәкчесе Оскар Лютов, яшьләр сәясәткә игътибар итәргә әзер, дип билгеләп үтте. Паралимпия спортчысы һәм Башкорстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Оксана Савченко теләсә кайсы очракта да гадел булып калырга кирәклеге турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, ул һәрвакыт үз фикерен әйтә, хәтта ул фикер хезмәттәшләре - депутатлар һәм партиядәшләренеке белән капма-каршы килгән очракта да.

«Стоп БашРТС» хәрәкәте активисты Альберт Рәхмәтуллин, бүгенге көндә кешеләрнең сайлауларга карата кызыксынуы юк, дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, кешеләр аларга килсен өчен сайлаулар ачык һәм гадел булырга тиеш.

«Бердәм Русия»нең төбәк Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров депутатларның танылырга һәм файдалы булырга тиешлеген билгеләп үтте. «Без сайлаучылар белән эшлибез, тырышабыз, камилләшәбез. Без Дәүләт думасында депутатлар корпусын шактый яңартырга планлаштырабыз. Сез безнең депутатлар сафында танылган, файдалы һәм чагу сәясәтчеләрне күрерсез. "Бердәм Русия" үз сайлаучысы өчен көрәшәчәк", - дип ышандырды Рөстәм Әхмәдинуров.

Фото: "Башинформ"
Читайте нас