+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 март 2021, 14:33

Хәйбуллада һәм Илештә халык мәнфәгатендә эшлиләр

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Башлыклар сәгате» кысаларында Хәйбулла һәм Илеш районнары җитәкчеләре белән очрашты.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Башлыклар сәгате» кысаларында Хәйбулла һәм Илеш районнары җитәкчеләре белән очрашты.

Фикер алышу темалары арасында муниципалитетларның социаль-икътисади хәле, территорияләрне үстерүнең актуаль мәсьәләләре, перспектив инвестицион проектлар, инфраструктура һәм социаль объектлар төзү, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча планнары бар иде.

Республика җитәкчесе белән очрашуда Хәйбулла районы башлыгы Рөстәм Шәрипов муниципалитетның мәдәният учреждениеләре һәм мәгариф оешмаларының матди базасын ныгыту турында сөйләде.

– Без мәктәп, балалар бакчаларын ремонтлауга урындагы бюджет акчаларыннан 50 миллион сумга якын акча бүлдек, бу, республика казнасыннан акча белән бергә, мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итте, - дип белдерде Рөстәм Шәрипов. - Подольск авылында без Сезнең йөкләмә буенча мәктәпне капиталь ремонтладык. Хәзер ул яңа төс алды. Акъяр авылында физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелешен тәмамлыйбыз. Башка социаль объектлар төзелешен федераль программаларга кертү өстендә актив эшлибез. Өстәмә рәвештә Хәйбулла районы автомобиль трассаларын ремонтлау һәм кардан чистарту өчен юл техникасы алды.

Радий Хәбиров Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаровка Хәйбулла районы буенча «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасын финанслауга, беренче чиратта, су белән тәэмин итү, яңа фельдшер-акушерлык пунктлары һәм район үзәгендә 550 укучыга исәпләнгән полилингваль мәктәп төзүгә акча эзләргә кушты.

Илеш районы башлыгы Илдар Мостафин төбәк җитәкчесе белән очрашуда муниципалитетта «Демография», «Экология», «Мәдәният» гомумдәүләт проектларының тормышка ашырылуы турында сөйләде. 2020 елда Рсай авылында яңа балалар бакчасы ачылды, Андреевка авылында клуб һәм китапханә төзекләндерелде, Югары Яркәй авылында чистарту корылмалары төзелде. Ел әйләнәсендә эшләүче «Орленок» балалар лагеренда бизәкләү эшләре төгәлләнеп килә. Илеш районында агросәнәгать комплексында инвестицион проектлар да актив тормышка ашырыла.

- «Урожай» токымчылык заводы көн саен 30 тоннага кадәр сөт сатып, җитештерү күләмнәрен арттыра. Хуҗалыкта яңа мегафермалар төзелә. 2020 елның ноябрендә 400 башка исәпләнгән сыер абзары һәм саву залы файдалануга тапшырылды. Хәзер икенче абзар төзелә, – дип хәбәр итте Илдар Мостафин. – «Мир» хуҗалыгында элеваторның орлык киптерү комплексы эшли башлады. Быел биредә симертү мәйданчыклары – фидлотлар төзелә башлаячак. 100дән артык токымлы сыер сатып алдык та инде.

Илдар Мостафин сүзләренә караганда, торак пунктлардагы территорияләрне төзекләндерү кысаларында җәяүлеләр тротуарларын эскәмияләр һәм клумбалар белән җиһазландырачаклар. Югары Яркәй авылында «Солнечный» бистәсен комплекслы үстерү буенча проект эшләре тәмамланып килә. План буенча өч ел эчендә биредә балалар сәнгать мәктәбе, спорт комплексы, ясалма өслекле 1000 урынлык футбол кыры, прокат станциясе белән велороллер трассасы төзеләчәк.

– 2022 елда без торак пунктларны, шул исәптән Илеш районында да, төзекләндерү эшләрен финанслауны һичшиксез арттырачакбыз, – диде Радий Хәбиров. – Билгеләп үтәм, сезнең муниципалитетта урындагы башлангычларга ярдәм программасын бик яхшы гамәлгә ашыралар, ул кешеләрне яхшы эшләрдә берләштерә.

Очрашуда шулай ук Илеш районында 2022 елда ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның тууына 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек турында фикер алыштылар.

Фото: "Глава РБ"
Читайте нас