+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 март 2021, 17:20

Битлекләрне салырга ашыкмагыз!

Республикада җәмәгать транспортында пассажирлар ташуны контрольдә тоту кимеми.

Республикада җәмәгать транспортында пассажирлар ташуны контрольдә тоту кимеми.
Башкортстан Республикасында җәмәгать транспортын тикшерү дәвам итә. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре үткән елның 20 апреленнән шушы елның 11 мартына кадәр 282 тикшерү үткәргән, шуларның 104е – юл комплексы объектларында һәм 178е - транспорт комплексында.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган хокук бозулар турында 144 административ беркетмә төзегәнәр. Ел башыннан бирле 12 тикшерү үткәрелгән һәм 12 протокол төзелгән.
Бүген, 26 мартта, Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм республика буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ хезмәткәрләре чираттагы рейд уткерде. Чаралар күрсәткәнчә, пассажирларның күбесе битлек кию буенча күрсәтмәләрне үти, пассажирларның калган өлеше битлекләрен тикшерүчеләрне күргәч кигән.
Ләкин ковид белән авыручылар кимү хакында мәгълүмат ишетү кайберәүләрне җиңел сулаткан һәм алар саклану чараларына җитди караудан туктаган. Алар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде.
Фото: Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы
Читайте нас