Иртәгә Уфаның "Торатау” Конгресс-холлында 2035 елга кадәр Башкортстан Республикасында туризмны үстерү стратегиясен формалаштыруга багышланган 1нче стратегик сессия узачак.
Чараны республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты ярдәме белән Башкортстанның Туризмны үстерү үзәге оештыра. Сессиядә республиканың туристлык индустриясе вәкилләре: отельерлар, рестораторлар, туроператорлар, тау чаңгысы үзәкләре, шифаханә учреждениеләре, фермер хуҗалыклары вәкилләре, шулай ук туризм буенча блогерлар һәм экспертлар катнашачак.
"Стратегия-2035"нең төп максаты — Башкортстан Республикасында туризмны табышлы итүне үстерү өчен шартлар һәм механизмнар булдыру. Чара туризмда булган проблемаларга һәм аларны хәл итү вариантларына карата тармакның төп катнашучылары фикерләрен җыю, Русиянең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә туризмны үстерүнең иң яхшы тәҗрибәләрен карау, 2035 елга кадәр туризмны үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру буенча бизнес, хакимият, иҗтимагый оешмаларның үзара хезмәттәшлегенең оптималь ысулларын билгеләү өчен үткәрелә.
Стратегик сессиядә катнашучылар эшнең сыйфатын яхшыртырга һәм максатлы күрсәткечләрне үтәргә мөмкинлек бирәчәк өстенлекле проектлар һәм чаралар исемлеген бергәләп билгеләячәкләр, туристик тармак белән идарә итү өчен оператив һәм ышанычлы белешмәләр алу механизмнары турында сөйләшәчәкләр һәм Стратегия “кысаларын" килештерәчәкләр.
Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=51166
Фото: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=51166