Бүген Уфада Республика урыс дәүләт академия драма театры каршындагы мәйданда «Бердәм Русия» проекты кысаларында ореn air форматында "Табибларга рәхмәт!» концерт узачак.
Концерт 13 сәгатьтә башлана.
Концертның хедлайнеры - Русиянең атказанган артисты Денис Майданов. Ул «Йәшлек шоу-2020» Бөтенрусия яшьләр фестивалендә җиңүче Ришат Рәхимов белән башкорт телендә җыр башкарачак.
"Бу - COVID-19 диагнозлы пациентларның гомере өчен батырларча көрәшүче табибларга, кешеләр турында кайгыртуны үз өстенә алган, ил өчен катлаулы вакытта һәр көн үз сәламәтлеген куркыныч астына куеп, һөнәри бурычын үтәүче һәркемгә рәхмәт акциясе", — дип хәбәр иттеләр концертны оештыручылар.
Күңел ачу программасында теләгән һәркем катнаша ала.
Фото: Башинформ