Бер тәүлек эчендә коронавирус белән зарарланган кешеләр саны 109га арткан.
COVID-19 пандемиясе вакытында республикада инфекция йоктырган 31 926 кеше ачыкланган.
Бер тәүлектә 241 пациент савыгып чыккан, барлыгы исә – 26 881 кеше.
Башкортстанда шушы зәхмәт тагын 3 кешенең гомерен өзгән. Үлем очракларының гомум саны 348гә җитте.
Әле стационарларда 265 кеше дәвалана. 25 кеше - авыр хәлдә, 7се ИВЛга тоташтырылган.
Фото: башинформ