Башкортстанның ветеринария хезмәте илдә үрнәк итеп куелды.
Русия төбәкләрендә эпизоотик хәл катлаулы булып кала. Бигрәк тә язгы айларда африка чумасы, кош гриппы кебек чирләрнең таралу куркынычы арта. Әлеге проблемаларның федераль дәрәҗәдә игътибар үзәгендә булуы да шунлыктан очраклы түгел. Узган атна ахырында Русиянең авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдовның һәм министрлыкның Ветеринария департаменты җитәкчесе Мария Новикованың Башкортстанга эш сәфәре дә нәкъ шушы мәсьәләләр белән бәйле булды.
Мәскәү кунаклары Халыкара аграр форум эше белән танышты, Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашты. Арытаба федераль чиновниклар “Торатау” Конгресс-холлында узган илебездә эпизоотик хәлнең тотрыклылыгын тәэмин итү, авыл хуҗалыгы малларын идентификацияләү һәм аларның исәбен алу, терлекчелек продукциясен электрон сертификатлау һәм сыйфатын мониторинглау мәсьәләләре буенча төбәкара киңәшмә эшендә катнашты.
Федераль ведомство башлыгы урынбасары Башкортстан Башлыгы белән очрашуда республикада ветеринария хезмәте эшчәнлегенең үрнәкле оештырылуын һәм шуның нәтиҗәсендә төбәктә хайваннарда очрый торган чирләрнең таралуына юл куелмавын билгеләде.
— Гомумән, Башкортстанда әлегә кадәр эпизоотик хәл яхшы булды. Әмма тынычланырга ярамый. Чөнки, сезгә чиктәш төбәкләрдә терлекләрдә һәм кош-кортларда очрый торган хәвефле чир чыганаклары әледән-әле ачыкланып тора. Әгәр тиешле чаралар вакытында күрелмәсә, хәлнең катлаулануы һәм аның тармакта зур югалтуларга китерүе ихтимал. Киңәшмәнең Башкортстанның башкаласы Уфада үткәрелүе дә очраклы түгел. Без биредә күтәреләсе проблемалар буенча башкалар белән уртаклашырдай бай тәҗрибә булуын күрдек, — диде Максим Увайдов Радий Хәбиров белән очрашуда.
Русиянең авыл хуҗалыгы министры урынбасары, шулай ук, Башкортстанда терлекләрне идентификацияләү һәм аларның исәбен алу буенча да эшнең яхшы оештырылуын билгеләде.
Белешмә. Башкортстанның бердәм автоматлаштырылган системасында республикадагы сыер малы һәм терлекләрнең — 100 проценты диярлек, ә атларның һәм вак терлекнең 90 процентына якыны теркәлгән.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров федераль авыл хуҗалыгы министры урынбасарына республика ветеринария хезмәте эшен югары бәяләгән өчен рәхмәт белдерде.
— Безнең ветеринария хезмәте чынлап та көчле һәм бу тармакка күрсәтелгән дәүләт ярдәменә дә бәйле. Соңгы елларда байтак техника сатып алынды, ветеринария лабораторияләрен җиһазлауда ярдәм иттек. Әлбәттә, бу нәтиҗәсез калмады. Республикага күрше төбәкләрдә терлекләрдәге яман чир котырынганда, без эпизоотик тотрыклылыкны саклауга ирештек. Билгеле, республикада андый чыганак табылганда, ветеринария һәм башка хезмәтләрнең оператив эшчәнлеге көчәя, карантин кертү мөмкинлеге дә карала. Без бигрәк тә язгы айларда әлеге хезмәтләрнең җаваплылыгын тагын да көчәйтү бурычын куябыз, — диде Мәскәү кунагы белән очрашуда Радий Хәбиров.
Конгресс-холлда узган киңәшмәдә федераль округка караган төбәкләрнең ветеринария хезмәте җитәкчеләре, онлайн-режимда урындагы оешмалар вәкилләре катнашты.
Максим Увайдов, киңәшмәне ачып, әлеге чарага кадәр “Алексеевка” хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышудан алган тәэссоратлары белән уртаклашты.
— Терлекчелектә идентификация системасы көйле оештырылган хуҗалык тәҗрибәсе белән таныштык. Әлеге юнәлештә федераль закон кабул итүгә әзерлек барганда, бу очрашу бик мөһим иде. Биредә кабул ителәсе законны тагын да тулыландыру кирәклеген дә аңладык. Мондый закон ил күләмендә эшне җайга салырга ярдәм итәчәк, — дип билгеләде Максим Увайдов.
Илдәге эпизоотик хәлгә бәя биреп, федераль чиновник төбәкләрдә ел әйләнәсенә ветеринар уяулыкны югалтмаска чакырды. Ул, шулай ук, эпизоотик хәл катлаулану куркынычы туганда, барлык хезмәтләрнең дә бердәм эш итәргә тиешлегенә басым ясады.
Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов үз чыгышында аграр җитештерүдә терлекчелек тармагының өлеше елдан-ел арта баруын һәм, шул ук вакытта, ирешелгәннәрне ныгытуда ветеринария таләпләренең югары дәрәҗәдә куелуын билгеләде. “Бүген инвесторларны беренче чиратта төбәкнең биологик хәвефсезлеге, йогышлы чирләргә юл куймауда урындагы власть органнарының нәтиҗәле һәм дөрес эш итә белүе кызыксындыра”, — диде Илшат Илдус улы.
Белешмә. Республика Ветеринария идарәсе мәгълүматларына караганда, һәр районда ветеринария станцияләре юридик берәмлек статусы белән сакланган. 500 ветеринария участогы 818 авылны хезмәтләндерә. Тармакта 2600 кеше эшли.
Башкортстандагы эпизоотик хәл һәм бу юнәлештә алып барылучы эш белән республика Ветеринария идарәсе начальнигы Азат Җиһаншин таныштырды. Ведомство башлыгы аеруча 2020 елның катлаулы булуын билгеләде. Дуңгызлардагы африка чумасы һәм кош гриппы чирләре-нең Башкортстан чикләренә якынаюы һәм аларга каршы көрәш чаралары турында сөйләде. Әйтергә кирәк, махсус хезмәтләр-нең ашыгыч һәм дөрес эш итүе нәтиҗә-сендә, ул чирләрнең берсе дә безнең хуҗалыкларга үтеп кермәде.
— Эпизоотик хәлне тотрыклы тәэмин итү өчен без комплекслы чараларны тормышка ашырабыз. Халык арасында аңлату эшләре алып бару, эре терлекчелек комплекслары булган аграр предприятиеләргә ветеринар таләпләрне көчәйтү кебек чаралар да уңай йогынты ясый. Чит төбәкләрдән кертелүче азык-төлек сыйфатын контрольдә тотабыз. Әлбәттә, барлык категориядәге хуҗалыкларда асралган терлекләрне вакцинацияләүгә мөһим игътибар бирелә. Идентификацияләү эшен без пилот төбәк буларак, 2018 елда ук башлаган идек. Барлыгы 1,8 миллион баш авыл хуҗалыгы малы исәпкә алынды, –диде үзенең чыгышында Азат Салават улы.
Киңәшмәдә Идел буе федераль округындагы эпизоотик хәлгә бәя бирелде һәм аерым төбәкләрдәге ветеринария хезмәте җитәкчеләренең көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча фикер-тәкъдимнәре тыңланды.