+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
31 март 2021, 15:00

Бассейн күпләргә кирәк

Әлеге проблеманы хәл итүгә министрлык кушылды.

Әлеге проблеманы хәл итүгә министрлык кушылды.
Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы Уфаның Инорстагы бассейн эшен үз контроленә алды. - Соңгы көннәрдә халыктан бассейнны ябарга янаулары турында күп мөрәҗәгатьләр килә. Без Спорт министрлыгы белән берлектә тикшерә башладык. Бассейнда күпбалалы гаиләләр, балалар, спортчылар һәм йөзәргә яратучылар шөгыльләнә. Ул кирәк, сүз дә юк. Бу комплексны узган ел ачканнар, анда документлар белән барысы да тәртиптә булмаган. 2020 елның мартыннан алар тиешенчә рәсмиләштерелде, һәм менә хәзер шундый, бик үк аңлаешсыз вакыйга.
Нәтиҗәдә, без, #ЦУРБашкортостаннан җавап алдык, ул цитаталарга рөхсәт итә: «2021 елның 30 мартына «Башкортстан спорт йөзү үзәге» спорт йөзүен үстерү һәм популярлаштыру буенча коммерция карамагында булмаган автоном оешма штат режимында эшли. Учреждениедә алты квалификацияле тренер җитәкчелегендә төрле дәрәҗәдәге 402 спортчы әзерләнә. Шулай ук Йөзү үзәгендә күпбалалы гаиләләр ташламалы нигездә шөгыльләнә һәм терәк-хәрәкәт аппараты бозылган спортчылар да. Учреждение базасында «Барысы өчен дә йөзү» социаль программасы гамәлгә ашырыла, анда 7 яшьтән 11 яшькә кадәр 408 бала катнашты. Министрлык әлеге хәлне контрольгә ала һәм бассейнның өзлексез эшләве максатларында һәрьяклап ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк. Хөрмәт белән, Башкортстан Республикасының яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов».
Фото: социаль челтәрдән.
Читайте нас