+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
31 март 2021, 16:55

“Бу — көтелгән һәм гадел карар”

Владимир Путинның “БСК” җәмгыятен Башкортстан милегенә кайтару турындагы карарына карата Дәүләт җыелышы-Корылтай спикеры Константин Толкачев үз фикерен белдерде.

Владимир Путинның “БСК” җәмгыятен Башкортстан милегенә кайтару турындагы карарына карата Дәүләт җыелышы-Корылтай спикеры Константин Толкачев үз фикерен белдерде.

Бу - Президентның көтелгән һәм гадел карары, дип белдерде Владимир Путинның карары уңае6ан үз фикерен Дәүләт җыелышы-Корылтай спикеры Константин Толкачев.

“Республиканың төп предприятиеләренең берсе — "Сода”ны шулай хосусыйлаштыру кешеләрне нык борчый һәм еш кына ризасызлык тудыра иде. Шуңа күрә без Владимир Владимировичка аның принципиаль позициясе өчен рәхмәтле, шуның аркасында бу тарихны төзәтә һәм уңышлы эшләүче предприятиеләрнең берсен дәүләт милкенә кайтара алдык”, — диде Толкачев.

Бүген хәбәр итүебезчә, Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан милегенә “Башкортстан сода компаниясе” акцияләренең 38,3 процентын, шулай ук тагын 11,7 процент плюс бер акциясен ышанычлы идарәгә тапшыру турында карар кабул итте. Шулай итеп, республика предприятие өстеннән контроль алды һәм аның үсеше белән идарә итәчәк.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас