+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
31 март 2021, 16:30

“Соңгы елларда — беренче тапкыр!”

Президент Владимир Путинның карарына Русия Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев фикерен белдерде.

Президент Владимир Путинның карарына Русия Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев фикерен белдерде.

“Безгә БСК акцияләренең пакетын кире кайтаралар — 38,28 процент һәм ышаныч идарәсенә 12 процент тапшыралар. Бу БСК эшчәнлеген контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Без аны соңгы елларда беренче тапкыр алабыз", — дип шәрехләде Президент Владимир Путинның карарын Русия Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев.

Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан Республикасы милегенә “Башкортстан сода компаниясе” җәмгыяте акцияләренең 38,3 процентын, шулай ук тагын 11,7 проценты плюс бер акцияне ышанычлы идарәгә тапшыру турында карар кабул итте. Шулай итеп, республика предприятиене контрольдә тотачак һәм аның үсеше белән идарә итәчәк.

Фото: bashinform.ru


Читайте нас