Алар күпләп федераль трассаларда булачак.
Федераль автомобиль юлларында иминлекне арттыру өчен Башкортстанда хокук бозуларны фотога төшерү өчен 100 камера урнаштырачаклар. Республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Роман Новиков бүгенге очрашуда республика Хөкүмәте, Росавтодор һәм «Приуралье» автомобиль юллары идарәсе арасында өчьяклы килешү төзү турында карар кабул итте.
Документ трассаның хәвефле участокларында фотовидеофиксация комплексларын оператив урнаштырырга һәм яңадан билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. "Республика юлларында меңнән артык шундый камера эшли, - дип билгеләде республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Виктор Жульков. - 2021 елда без өстәмә рәвештә тагын 800 фотовидеофиксация комплексы урнаштырачакбыз, шулардан 100е - федераль трассаларда".