+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
1 апрель 2021, 11:24

Югары тизлекле Интернет - заман таләбе

Бакалы районында бу эш зур колач белән җәелдерелгән.

Башкортстан дәүләт идарәсенең санлы үсеш министрлыгы матбугат хезмәтенән хәбәр итүләренчә, Башкортстанда "Санлы икътисад" гомумдәүләт проекты буенча санлы тигезлекне тәэмин итү максатында "Уңайлы интернет" төбәк проектын эшләтеп җибәрделәр, аның инициаторы республика Хөкүмәте һәм "Ростелеком" җәмгыяте булды. Программа кысаларында республиканың 262 торак пунктында, шул исәптән Бакалы районының 10 авылында яшәүчеләр югары тизлекле интернет, санлы телевидение һәм оптик элемтә каналлары буенча телефония тоташтыру мөмкинлегенә ия булачак.
Бакалы районы хакимиятендә интернетның инде Тукбирде, Яңа Балыклы, Киләй, Иске Кәстәй һәм Ахман кебек авылларда эшли башлавы турында сөйләделәр. Бу авылларда 250дән артык йорт хуҗалыгы гариза биргән һәм цивилизация мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана. Калган биш торак пунктта - Килкабы, Катай, Камышлытамак, Юлтимер һәм Иске Әзмәйда тизлекле интернет, IP-телевидение һәм IP-телефония агымдагы елның май ахырына кадәр барлыкка киләчәк.
Бакалы сервис үзәге директоры Александр Павлов бөтендөнья челтәрен яхшы сыйфатлы, югары тизлекле оптик-җепселле кабель салу һәм интернетны конкрет торак пунктка үткәрү генә түгел, ә аны һәр йорт хуҗалыгына да җиткерергә кирәк, дип аңлатты. Павлов сүзләренчә, бу бөтенләй бушлай хезмәт күрсәтү, җиһазлар шулай ук бушлай бирелә, моның өчен халыкка гариза язарга гына кирәк.
Фото: proural.info
Читайте нас