+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 апрель 2021, 05:25

“Сода” язмышын Владимир Путин хәл итте!

Предприятие акцияләренең контроль пакеты Башкортстанга биреләчәк.

Предприятие акцияләренең контроль пакеты Башкортстанга биреләчәк.

“Башкортстан сода компаниясе” җәмгыяте­нең озак вакытлы, нәтиҗәле эшен һәм көндәш-леккә сәләтле продукция чыгаруын тәэмин итү мөһим, — диде Президент Владимир Путин 31 мартта Русия Хөкүмәте әгъзалары белән уздырган киңәшмәдә. — Кешеләр өчен хезмәт хакын, эш урыннарын саклап калу бик мөһим. Төп мәсьә-ләләрнең берсе — предприятиегә нәтиҗәле идарә итү. Бу уңайдан карарлар кабул ителде. Русия Хөкүмәтеннән БСК акцияләренең 38,3 процентын Башкортстанга, моннан тыш, тагын 11,7 процент плюс бер акцияне — республика Хөкү-мәтенең тулы контролендә булган структураларга ышанычлы идарәгә тапшыруыгызны сорыйм. Димәк, республика бу компания белән тулысынча идарә итә алачак. Акцияләрнең 57,7 проценты федераль милектә кала һәм контроль пакеты республика идарәлегендә булачак”.

“Башкортстан сода компаниясе” республикабыз идарә иткән иң эре предприятие булачак, — дип язды социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров. — Безнең өчен — Башкортстан халкы өчен бүген бик мөһим көн. Асылда, “Башкортстан сода компаниясе”н аңлаешсыз хосусыйлаштыру тарихы мәңгегә хәл ителде, дип әйтер идем. Аны Владимир Путин хәл итте. Илебез Президентына рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре”.

Башкортстан Башлыгы белдерүенчә, нәтиҗәдә, суд карарыннан соң, компаниянең акция пакетларына йөз процентка диярлек дәүләт хуҗа. “Шулай итеп, Башкортстан БСК акцияләренең контроль пакетын алачак. Ягъни завод эшчәнлеге нәтиҗәләре илдән читтә элиталы күчемсез милек сатып алуга китмәячәк, ә безнең республикада яшәүче гади кешеләр, аларның социаль мәсьәләләрен хәл итүгә тотылачак. Бездә предприятиене модернизацияләүне тәэмин итү һәм уннарча еллар эчендә тупланган экологик проблемаларны хәл итү өчен эшне оештыру мөмкинлеге барлыкка килә. Шәхсән минем өчен бу — аерым җаваплылык, Президентның ышанычы һәм безнең халыкның ышанычы. Аны акларга тырышачакмын”, — диде Радий Хәбиров.

Президент Владимир Путинның карарына бәйле Русиянең Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев үз фикерен белдерде: “Безгә БСК акцияләренең пакетын кире кайтаралар. Бу БСК эшчәнлеген контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Без аны соңгы елларда беренче тапкыр алабыз”.

“БСК”ны Башкортстан милкенә кайтаруга карата фикерен белдереп, Дәүләт җыелышы-Корылтай спикеры Константин Толкачев: “Бу — Президентның көтелгән һәм гадел карары. Республиканың төп предприятиеләренең берсе — “Сода”ны шулай хосусыйлаштыру кешеләрне нык борчый һәм еш кына ризасызлык тудыра иде. Шуңа күрә без Владимир Путинга аның принципиаль позициясе өчен рәхмәтле, шуның нәтиҗәсендә уңышлы эшләүче предприятиеләрнең берсен дәүләт милкенә кайтара алдык”, — дип ассызыклады.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас