Башкортстанның Милли архивында XVIII гасыр ахырыннан халык санын алу документлары саклана: болар Ырынбур губернасы халкының исәбен алган вакытта төзелгән ревизские сказки исемлекләре. Аларда салым хезмәтенә караган кешеләр: крестьяннар, бистә кешеләре, ялгызаклар, ясаклы кешеләр, йортсыз-җирсезләр, ялчылар, вакытлыча ялланып эшләүчеләр һәм башкалар теркәлгән. Дворяннар, руханилар, чиновниклар, салым салынмаган катлам буларак, кертел-мәгәннәр.
Ревизия материаллары теге яки бу йортта яшәүчеләрнең составы турында, кагыйдә буларак, туганлык мөнәсәбәтләренә бәйле рәвештә мәгълүмат бирә. Барлыгы 10 ревизия үткәрелгән. Республиканың Милли архивында саклауда 5-10 ревизия материалы бар. Алар Ырынбур казна палатасы фондында җанисәп үтү вакытына губерна өязләренә, халыкның социаль хәленә һәм милләтенә карап тупланган. Ырынбур казна палатасы фондында ревизия йомгакларыннан тыш, 1785 елда шәһәрне тикшерү китаплары да бар. Китаплар “чын шәһәр обывательләре” (йорт һәм җир биләүчеләр), гильдияле, цех сәүдәгәрләре цех кешеләре (мастерлар, ярдәмчеләр һәм төрле һөнәрләргә укучылар), “чит шәһәр һәм чит ил кунаклары”, шәһәр-нең киң билгеле шәхесләре (җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, академиклар, рәссамнар, банкирлар, күмәртәләп сатучылар һәм башкалар) һәм бистәне-келәр (шәһәрнең башка кешеләре) тарафыннан кертелгән алты өлештән тора. Моннан тыш, Ырынбур казна палатасы фондында Ырынбур губернасы шәһәрләрендәге сәүдәгәрләрнең һәм мещаннарның исемлекләре саклана. Сәүдәгәрләр турында Оклад язмаларда капитал хуҗалары һәм аларның гаиләләре, ничә яшьтә булуы соңгы ревизия буенча, алдагы ревизия буенча капитал һәм гаилә турында мәгълүматлар бар. Мещаннар турында Оклад язмалары түбәндәге мәгълүматларны үз эченә ала: фамилиясе, исеме, атасының исеме, гаилә әгъзалары саны, социаль чыгышы (мещанлыкка нинди социаль катламнан күчерелгән), мещан җәмгыятеннән нинди катламнан киткән, милке турында мәгълүматлар.
1897 елда Русия империясенең беренче гомум халык санын алу уздырыла, аның материаллары Уфа губернасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Үзәк статистика комитеты тарафыннан бастырыла. Уфа губернасының халык санын алу буенча 1901-1904 елларда басылган ике дәфтәре Милли архивның фәнни-белешмә китапханәсендә саклана. Аларда өязләрдә һәм шәһәрләрдә губерна халкының гомуми саны, җенесе һәм яше, белеме, катламы, туган теле, дине, кәсебе турында мәгълүматлар бар. Совет власте урнашкач беренче тапкыр халык санын алу Советларның VII Бөтенрусия съезды карары буенча 1920 елда авыл хуҗалыгын һәм сәнәгать предприятиеләрен исәпкә алу белән берлектә шәһәрләрдә җиде һәм авыл җирләрендә ундүрт көн дәвамында үткәрелгән. Төп бланк шәхси кәгазь булган, моннан тыш, шәһәрләрдә фатир картасы һәм хуҗалык ведомосте тутырылган. Бу җанисәп документлары Уфа губерна статистика бюросы һәм Башкортстан Статистика идарәсе фондларында саклана. 1926 елда беренче Бөтенсоюз халык санын алу уздырыла. Аның документлары Башкортстан Статистика идарәсе фондына куелган: болар –Бөтенрусия халык санын алуны үткәрү инструкцияләре һәм исәпкә алу бланклары үрнәкләре, РСФСР Үзәк статистика идарәсе һәм Башкортстан АССР буенча халык санын алуны үткәрү буенча циркулярлар, Бөтенсоюз чарасына әзерлек буенча язышу. Халык санын алу документларында йомгак ясалган мәгълүматларны гомумиләштерүче сводкалардан тыш “үз ведомостьлары” (шәһәрләрдә һәм поселокларда) һәм “йорт хуҗалыкларының урындагы исемлекләре” (авыл җирләрендә) бар. Исәпкә алу ведомостьларында 1926 елда түбәндәгеләр күрсәтелгән: хуҗасының адресы, фамилиясе, исеме һәм атасының исеме, фатирда яшәүче гаиләләр һәм андагы кешеләр саны. Йорт хуҗалыкларының урындагы исемлекләрендә хуҗаның фамилиясе, исеме, атасының исеме, милләте, җенесе, гаилә әгъзалары саны күрсәтелгән.
Башкортстан Статистика идарәсе фондында 1939 елгы Бөтенсоюз җани-сәп документлары белән берничә эш күрергә мөмкин. Бу – районнар, авыл Советлары, торак пунктлар буенча халык санын алу йомгаклары, халыкның җенесе, милли составы, халык хуҗа-лыгының теге яки бу тармагындагы шөгыльләре, 1926 һәм 1939 елгы халык санын алу мәгълүматлары чагыштырылган таблицалар. БАССР Министрлар Советы каршындагы Дәүләт план комиссиясенең архив фондында 1939 елда Башкортстан АССР буенча Бөтенсоюз халык санын алу белешмәләре җыентыгының типографик нөсхәсе бар, анда бу чара нәтиҗәләренең төп статистика күрсәткечләре генә урын алган: халыкның җенес, милләт һәм туган тел буенча сан составы, безнең төбәк халкының халык хуҗалыгы тармаклары буенча грамоталылыгы, һөнәре һәм шөгыле исемлеге бар. БАССР халкының арытабангы исәпкә алу материаллары – (1959, 1970, 1979, 2002, 2010 еллар) архивка саклауга кермәгән. 1989 елгы Бөтенсоюз халык санын алу материаллары Башкортстан Статистика идарәсе фондында саклана: болар — Уфа шәһәре, республика шәһәрләре һәм авыл җирлекләре буенча беренчел исәпкә алу кәгазьләре. Моннан тыш, Башкортстан Милли архивының фәнни-белешмә китапханәсендә 1990 елда Дәүләт статистика комитеты тарафыннан әзерләнеп бастырылган “1989 елгы Бөтенсоюз халык санын алу нәтиҗәләре буенча Башкортстан халкы” һәм “Башкортстан АССРдагы гаиләләр саны һәм составы” (1989 елгы Бөтенсоюз җанисәп мәгълүматлары буенча) җыентыклары саклана. Югарыда телгә алынган архив документлары патша Русиясендә, алга таба СССРда һәм бүгенге Русиядә уздырылган халык санын алу тарихының мөһим битләре булып тора. Алар бүген ил, шул исәптән Башкортстан халкының социаль-икътисади, демографик хәлен өйрәнүдә фәнни кыйм-мәткә ия.
Таһир Исәнгулов, Башкортстан Милли архивының баш белгече.