Республика Хөкүмәте утырышында Урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов урманнарны тергезү буенча алда торган бурычлар белән таныштырды.
Башкортстанда урманнарны тергезү федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла. Министр билгеләвенчә, киселгән агачларны яңадарын утырту исәбенә тергезү планы 109,4 процентка, ягъни, 15,5 мең гектарга җиткән. Бу - урманнарны тергезү юнәлешендә соңгы ун елдагы иң зур күрсәткеч.
Әйткәндәй, урманнарны ясалма рәвештә тергезү буенча Башкортстан федераль округта — беренче, ә ил күләмендә җиденче урында.
— Без быел киселгән урман мәйданын тергезү планында каралганча, кимендә 14,3 мең гектарда эш башкарырга, ягъни, узган ел киселгән 14 мең гектар мәйданнан күбрәк агач утырырга тиешбез, — ди министр.
23 апрельдән 23 майга кадәр республика урман фонды мәйданнарында урманнарны тергезү айлыгы үткәреләчәк. Чаралар, шулай ук, Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгы уңаеннан уздырыла. Республика буенча үткәреләчәк чаралар “Яшел Башкортстан” акциясе канаты астында узачак.
Акция ике этаптан тора. Якынча исәпләүләр буенча, һәр районда билгеләнгән мәйданнарда, 1 миллион төптән артык агач утырту планлаштырыла.
Башкортстанда игълан ителгән акциядә эре урман сәнәгате предприятиеләре һәм федераль оешмаларның да актив катнашуы көтелә.
Олег Төхвәтуллин.
Фото: "Башинформ".