+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 апрель 2021, 12:45

Андрей Назаров: “Бизнес-исәпкә алуны сыйфатлы уздырырга кирәк”

Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары эшчәнлеген тоташ федераль статистик күзәтүне оештыру эше 5 апрельдә Башкортстан Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә каралды.

Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары эшчәнлеген тоташ федераль статистик күзәтүне оештыру эше 5 апрельдә Башкортстан Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә каралды.
Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров ассызыклаганча, муниципалитетлар тарафыннан системалы рәвештә уздырыла торган бизнес-исәпкә алуны уздыру эше турында фикер алышынган инде. Ул башлыклар ягыннан кече һәм урта эшкуарлык субъектлары эшчәнлегенә тоташ федераль статистик күзәтүне нәтиҗәле оештыруга зур игътибар бирергә кирәклеген билгеләп үтте.
- Бизнес-исәпкә алуны сыйфатлы уздыру мөһимлеге ачык. Әгәр безнең хезмәтнең нәтиҗәләрен дөрес саный алмасак, аны башкарган эшкуарларның хезмәтен бәяләмибез, ә бу статистикага эләкми, - диде республика Премьер-министры.
Әлеге эшнең төп нәтиҗәләре белән Премьер-министрның беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов таныштырды.
Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас