+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 апрель 2021, 08:05

"Без артта калучы булырга тиеш түгел!"

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Ирина Голованова төбәктә "Торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасы турында" Федераль законның үтәлеше турында сөйләде.

Русия Хөкүмәте торак күзәтчелеге органнарына 31 майга кадәр Торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасын тулыландыруны тикшерергә кушты. 14 майга кадәр торак күзәтчелеге органнары алдына барлык мәгълүмат белән тәэмин итүчеләрне тикшерү бурычы куелган. Шул максаттан Башкортстанның Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты планнан тыш тикшерүләр оештырды.
Башкортстан Башлыгы муниципалитетлар башлыкларына Торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасын тутыру һәм актуальләштерү эшләрен ахырына җиткерергә кушты.
– Исегезгә төшерәбез, ел ярым элек без федераль системаның төбәк компонентын яхшы формалаштыра башладык. Шуңа күрә республиканың «урталыкта» һәм бигрәк тә артта калучылар исемлегенә керүе ярамый дип саныйм, – диде Радий Хәбиров. - Эшне дәвам итәргә һәм системаның тулылыгын даими күзәтеп торырга кирәк. Май аенда алдан анализ ясыйбыз, ә беренче яртыеллык ахырына кадәр Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан һәм муниципалитетлардан ведомствоара эшне яхшыртуда уңай нәтиҗәләр көтәм.

Фото: rg.ru

Читайте нас