Башкортстанда 11 меңнән артык торак йорт язгы ташу зонасында калырга мөмкин.
Бу хакта бүгенге оператив киңәшмәдә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсе башлыгы Марат Латыйпов хәбәр итте.
"Ташу чорында 41 муниципаль берәмлек территориясен су басу, ташкын зонасында 230 торак пункт, 11 меңнән артык торак йорт, 30 меңнән артык кеше калырга мөмкин", - диде ул.
Ул билгеләп үткәнчә, республика язгы ташу хәвефен узарга, шулай ук мөмкин булган гадәттән тыш хәлләрне бетерергә әзер.
"Ташкын хәле мониторингы белән 85 оператив төркем шөгыльләнә", – дип өстәде Марат Латыйпов.
Шул ук вакытта 112 системасына Башкортстанда яшәүчеләрдән йорт яны һәм ишегалды территорияләрен су басу турында 423 хәбәр килгән. Шуларның 365се расланган.
"Су басуның төп чыганаклары: яңгыр канализациясенең, үткәрү торбаларының чүпләнүе (96 очрак); су бүлү каналының тыгылуы (93), кар суларның туплануы (176)", — дип аңлатты җитәкче.
Фото: Башньюс.