+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 апрель 2021, 11:31

Чирләмәгез, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Еврокомиссия Европада коронавирусның өченче дулкыны башлану турында игълан итте. Бу хакта социаль челтәрдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров фикер уртаклаша.

Еврокомиссия Европада коронавирусның өченче дулкыны башлану турында игълан итте. Бу хакта социаль челтәрдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров фикер уртаклаша.

"Күп кенә илләр чикләрне яба, локдаун игълан итә, карантин чараларын көчәйтә, - дип яза ул. - Пандемиянең өченче дулкыны Русияне дә капламас дип әйтеп булмый. Безнең халыкны вакциналау өлкәсендәге гамәлләребез бу ситуациядә аеруча зур әһәмияткә ия.

Вакцина һәр кешене шәхси якласа да, коллектив иммунитетны формалаштыру өчен безнең халыкның 50 проценттан артыгы прививка ясатуы кирәк. Бүгенге көндә республикада 100 меңнән артык кешегә ике компонент белән прививка ясатылган. Аларның өчтән бере диярлек - өлкән кешеләр. Аларның сәламәтлекләренә без аерым игътибар бирәбез - нәкъ менә аларның зарарлануга аеруча дучар булуы һәм югары хәвеф төркеменә керүе яхшы билгеле.

Бүген республикада 150 вакциналау пункты эшли, шул исәптән, мобиль пунктлар бар. Прививканы Опера һәм балет театрында, «Мега», «Планета», «Башкирия» сәүдә үзәкләрендә ясатырга була. Тагын бер мобиль пункт Стәрлетамакта «СитиМолле»дә ачылды. Ерак төбәкләрдә яшәүчеләр өчен анда махсус прививка бригадалары бара.

Вакциналауга дәваханәдә, "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша, безнең Бердәм медицина порталында, «К-Врачу» мобиль кушымтасында һәм 122 телефоны буенча Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының контакт-үзәге аша язылырга мөмкин.

Якын арада без яңа вакцина партиясен көтәбез. Минемчә, бу - үз сәламәтлегеңне саклауның иң ышанычлы ысулы. Мин инде әйткәнемчә, үзем әле сентябрь аенда ук үз теләгем белән прививка ясаттым. Барысы да тыныч һәм тискәре нәтиҗәсез үтте.

Расланган уңай нәтиҗәләргә карамастан, бүген прививканы ясатырга теләмәүчеләр дә бар. Кызганычка каршы, коронавирустан качып булмый. Әгәр сезгә әле бәхет елмайса да, сырхау сезгә соңрак килергә мөмкин. Ә нәтиҗәләре нинди булачагын беркем дә белми, алар сезнең өчен генә түгел, якыннарыгыз өчен дә куркыныч булуы мөмкин. Моннан тыш, авыру һәм тернәкләнү өчен айлар буена вакыт кирәк булуы бар. Шулай булгач, нигә үзегезне куркыныч астына куярга? Прививка ясатыгыз!

Барыгызга да сәламәтлек һәм иминлек телим!

Фото: "Правительство РБ"


Читайте нас