+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 апрель 2021, 11:00

Ковид һөҗүмен дәвам итә

Башкортстанда тагын 102 пациентта коронавирус булуын ачыклаганнар.

Башкортстанда тагын 102 пациентта коронавирус булуын ачыклаганнар.
Русиядә коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб COVID-19дан зарарлану очракларын теркәүне дәвам итә.
Әйтик, Башкортстанда соңгы тәүлек эчендә тагын 102 пациентта коронавирус ачыкланган. Шул ук вакытта авыруларның гомум саны 33 087 кешегә җиткән.
Савыгучылар тәүлегенә ике тапкыр күбрәк – 231 пациент дәваханәдән чыккан. Ә пандемия вакытында коронавирусны 28 741 кеше җиңгән.
стопкоронавирус.рф порталы хәбәр иткәнчә, Башкортстанда пандемия вакытында коронавирус китереп чыгарган өзлегүләрдән 383 кеше үлгән. Тәүлек эчендә бу күрсәткеч 3 очракка арткан.
Фото: cherepanova25.ru.
Читайте нас