+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 апрель 2021, 05:35

20 градуска кадәр җылыта. Озаккамы?

9 апрельдә республикада кискен җылытачак.

9 апрельдә республикада кискен җылытачак.

Башгидрометүзәк белгечләре мәгълүматларына караганда, төнлә һава температурасы -2,+3° +1,+6°, көндез +11,+16° +15,+20° кадәр күтәреләчәк.

"Уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 4-6 градуска артып китәчәк. Урыны белән яңгыр күзәтеләчәк. Мондый җылы һава торышы тиз кар эрүгә, Агыйдел бассейнының ачылуына ярдәм итәчәк", — дип ачыклык кертте синоптиклар.

Елгаларда, кискен җылыну сәбәпле, бозның эрүе һәм суның тиз күтәрелүе ихтимал.

Төбәк метеорологлары фаразларына караганда, җылы һава торышы киләсе атнага кадәр булачак.

Фото: Башинформ
Читайте нас