+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 апрель 2021, 06:50

Бөтен эш электрон рәвештә алып барылачак

Башкортстан җитәкчелеге Мәскәүдә эшлекле очрашулар үткәрде. Бу хакта республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрдә яза.

Башкортстан җитәкчелеге Мәскәүдә эшлекле очрашулар үткәрде. Бу хакта республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрдә яза.

“Республика Башлыгы Радий Хәбиров белән Мәскәүдә булдым, Русия Дәүләт экспертизасы башлыгы Игорь Манылов белән очраштык. Хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштык. Килешүгә кул куйдык.

Башкортстан бердәм санлы экспертлар платформасына тоташтырылачак беренче сынау төбәкләренең берсе булачак, дип килештек. Бу төзелеш тармагындагы барлык операцион процессларны автоматлаштырачак система - тикшерүгә проект документациясен бирүдән башлап төзүче тарафыннан бирелгән документларга искәрмәләрне төзәтүгә кадәр. Бөтен эш электрон рәвештә алып барылачак. Бу безгә күп кенә бюрократик киртәләрне юкка чыгарырга мөмкинлек бирәчәк. Без онлайн режимында экспертиза уздыруның барлык этапларын күзәтә алабыз. Кайда нинди җитешсезлекләр булуын, кемнәр эшне тоткарлый һәм барлык проблемаларны оператив рәвештә хәл итүне күрербез. Платформага власть органнары, төзүчеләр, экспертлар һәм тармакның башка катнашучылары тоташтырылачак. Бу безнең эшнең сыйфатын һәм тизлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Тагын без шәһәр төзелеше эшчәнлегенең дәүләт мәгълүмат системасы эшен экспертиза бәяләмәләренең бердәм дәүләт реестры белән синхронлаштырабыз дип килештек. Бу безгә төзелеш процессында катнашучылар өчен документлар әйләнешен гадиләштерергә һәм электрон рәвештә йөз процент хезмәт күрсәтүгә күчәргә мөмкинлек бирәчәк. Төзүчеләргә башка кәгазьләр белән ведомстволар буйлап йөрергә кирәк булмаячак. Барлык мәгълүматлар гомуми мәгълүмат системасына автомат рәвештә чыгарыла башлаячак. Төзелешкә рөхсәт алу өчен Дәүләт хезмәте порталы аша бер генә гариза бирү дә җитәчәк.

Мин берничә тапкыр әйттем инде, бизнеска бюрократик басымны минимальләштерүне тәэмин итүне үземнең шәхси бурычым дип саныйм. Дәүләт тарафыннан җайга салу күпкә нәтиҗәлерәк булырга тиеш һәм без аны һичшиксез шулай эшләячәкбез. Ә заманча технологияләр безгә монда ярдәм итәчәк”, - дип яза Андрей Назаров “Фейсбук”та.

Фото: “Фейсбук”
Читайте нас