+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 апрель 2021, 17:50

Өлкәннәр — игътибар үзәгендә

Радий Хәбиров Русия хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Алексей Вовченко белән очрашты.

Радий Хәбиров Русия хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Алексей Вовченко белән очрашты.

8 апрельдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Алексей Вовченко белән очрашты. Очрашуда шулай ук вице-премьер,
төбәкнең сәламәтлек саклау министры Максим Забелин һәм Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова катнаштылар.

Яклар Уфада “Иминлек” Республика геронтология үзәге корпусын һәм Благовещенскида өлкәннәр өчен торак корпус төзү перспективалары буенча фикер алышты.

— Башкортстан федераль хакимият органнарына халык өчен бик кирәкле булган социаль объектларны финанслау буенча гаризалар җибәргән инде, һәм без сезнең ярдәмегезгә өметләнәбез, – диде Радий Хәбиров. – Республика шулай ук Стратегик башлангычлар агентлыгының халыкның авыр тормыш хәлләрен комплекслы һәм системалы хәл итүгә юнәлтелгән пилот проектына керде.

– Русия Дәүләт Советы президиумының киләсе утырышында беренче өч инициатива каралачак. Бу - инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү, социаль хезмәт күрсәтү һәм мәшгульлек үзәкләре эше, – дип хәбәр итте Алексей Вовченко.

Гаилә, хезмәт һем халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова сүзләренә караганда, республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе — 3,96, ә илдә 4,3 процент тәшкил итә.

— Акрынлап, әмма ышанычлы рәвештә пандемия чоры аркасында килеп чыккан эшсезлекне киметәбез, — диде Радий Хәбиров. – Русия Президенты Владимир Путин аны тиешле дәрәҗәгә җиткерү бурычын куйды. Бездә бу күрсәткеч бер процент тәшкил итте.

Алексей Вовченко фикеренчә, әлеге мәсьәләне хәл итүдә эш бирүчеләрне субсидияләүгә юнәлдерелгән яңа федераль инициатива мөһим роль уйный.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас