Дәүләт думасына шундый закон проекты кертелгән.
"Гадел Русия" фракциясе депутатлары Дәүләт думасына пенсиягә чыгу яшен ирләр өчен - 60 яшькә, хатын-кызлар өчен 55 яшькә кадәр киметү турында закон проектын керткән.
Бу хакта партия лидеры Сергей Миронов белдерде.
"Без ир-атлар өчен пенсиягә чыгу яшен - 60, хатын-кызлар өчен - 55 яшькә кадәр киметү яклы", - диде ул Дәүләт думасының пленар утырышы алдыннан журналистларга. Депутат фикеренчә, пенсия үзгәрешләре хөкүмәтнең элекке составының хатасы булды, аны "иртәме-соңмы төзәтергә кирәк".
2018 елда Русия пенсия системасын үзгәртү турында закон кабул ителде, аның нигезендә пенсия яше биш елга: ирләр өчен - 60тан 65 яшькә, хатын-кызлар өчен 55тән 60 яшькә кадәр арттырылды. Пенсия яшен әкренләп арттыру 2019 елда башланды. Күчеш чоры 2028 елга кадәр дәвам итәчәк.
2018-19 елларда "Гадел Русия" партиясе элекке пенсия яшен кире кайтаруга яки русиялеләргә пенсиягә чыгу яшен мөстәкыйль рәвештә сайлап алу хокукы бирүгә юнәлтелгән закон проектларын берничә тапкыр керткән. Әмма алар парламентарийларның күпчелеге тарафыннан хупланмады.
Фото: pikabu.ru