+21 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 апрель 2021, 13:45

Русия Сәнәгать форумы кысаларында очрашу узды

8 апрельдә Уфада Русия Сәнәгать форумы кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Техник көйләү һәм метрология федераль агентлыгы (Росстандарт) җитәкчесе Антон Шалаев белән очрашты.

8 апрельдә Уфада Русия Сәнәгать форумы кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Техник көйләү һәм метрология федераль агентлыгы (Росстандарт) җитәкчесе Антон Шалаев белән очрашты.

Яклар республиканың җиңел сәнәгатен һәм станоклар төзелешен үстерү перспективалары, җитештерелә торган продукцияне сертификатлаштыру мәсьәләләре турында фикер алышты.

Очрашуда Уфада төбәкара сынау үзәге лабораториясен ачарга тәкъдим иттеләр. Ул Башкортстан һәм бөтен Идел буе федераль округы предприятиеләрендә җитештерелә торган текстиль продукциясен дәүләт сертификатлаштыруы белән шөгыльләнәчәк.

Эшлекле очрашу барышында Радий Хәбиров һәм Антон Шалаев Уфада станоклар төзү буенча стандартлаштыру һәм сынаулар үзәген булдыру мөмкинлеге турында фикер алышты. Илдә санлы программа идарәсе булган станоклар базарының суммар әйләнеше - елына 120 миллиард сумнан артык. Шул ук вакытта Башкортстанда илдә иң алга киткән станок төзелешен саклап калганнар. Республика елына 20 миллиард сумлык шундый станоклар чыгара ала.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас