+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 апрель 2021, 15:50

“Тәҗрибә туплыйбыз һәм алга барабыз”

Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров Русия Сәнәгать форумында катнашты.

Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров Русия Сәнәгать форумында катнашты.

“Мин өч сәгать чамасы Русия Сәнәгать форумында эшләдем һәм, дөресен әйткәндә, миндә бик күп уңай тәэссоратлар туды.

Катнашучылар үзара аралаша, горизонталь элемтәләр урнаштыра, үзләрендә нәрсәләр барлыгын күрсәтә, аларга сатып алучылар килә. Монда контрактлар төзелә, предприятиеләрнең үсеш векторы билгеләнә.

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан безнең хезмәттәшләребезгә әфарин, заводларыбызга һәм фабрикаларга таянырга ярдәм итә торган берничә программа эшләгәннәр. Мин Дәүләкән аяк киемнәре фабрикасы вәкилләре белән бик теләп аралаштым. Әле өч ел элек кенә ул ябылу алдында иде, әмма безнең җиңел сәнәгать предприятиеләренә күрсәтелгән ярдәм чаралары нәтиҗәсендә эшли, үсә һәм хәтта киңәя дә. Авиасәнәгать, станоклар төзү, башка тармакларда да алга китеш бар. Тәҗрибә туплыйбыз һәм алга барабыз”, — дип язды төбәк Башлыгы үзенең социаль челтәрләрдәге рәсми битендә.

Фото социаль челтәрләрдән.
Читайте нас