Баймак шәһәр дәваханәсе хезмәткәрләре саф һавада иртәнге зарядка ясарга чыккан.
Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган профилактик акция кысаларында Баймак шәһәр дәваханәсе хезмәткәрләре саф һавада иртәнге зарядка ясарга чыккан. Күмәк күнегүләрнең яңа форматы булган саф һавада физик зарядка ясау дәваханә хезмәткәрләрен медицина учреждениесе янындагы территориягә җыйган. Бу хакта “Баймакский вестник” хәбәр итә.
Медицина хезмәткәрләре, административ персонал, яшь һәм тәҗрибәле хезмәткәрләр — барысы да бер сафта баш табиб Алия Зөлкарнәева белән апрель иртәсен ритмик күнегүләр белән башлап җибәргәннәр.
Бөтендөнья сәламәтлек көне ел саен 7 апрельдә билгеләп үтелә. Нәкъ менә шул көнне 1948 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы оештырыла. Әлеге вакытта ВОЗ составына дөньяның 194 дәүләте керә. Ел саен Сәламәтлек көнен үткәрү традициясе 1950 елдан башлана. Сәламәтлек көне чаралары кешеләр тормышында сәламәтлекнең никадәр мөһим нәрсә булуын аңласыннар өчен үткәрелә.
Баймак үзәк дәваханәсе хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Иртәнге физкультминутка дәваханә хезмәткәрләренә көн буена җитәрлек дәрт һәм энергия, күтәренке кәеф һәм эш көннәренә уңай тәэсирләр өстәгән.