Башкортстан VII Бөтенрусия финанс грамоталылыгы атналыгында катнаша. Республикада 29 марттан 16 апрельгә кадәр онлайн форматта 30дан артык чара планлаштырылган. Мәктәп каникуллары вакытында семинарларга 2,1 меңнән артык укытучы кушылган. 5 апрельдән 16 апрельгә кадәр төбәктә мәктәп укучылары һәм студентлар өчен вебинарлар уза. Әлеге чараларның төп оештыручысы – Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс университетның Уфа филиалы.
Бүген башкаланың 44нче полилингваль күппрофильле мәктәбендә Республика гаилә финанс фестивале башланды. Чараны ачу тантанасында төбәк финанс министры урынбасары Азамат Абдюков, университетның Уфа филиалы директоры урынбасары Елена Козлова, 44нче полилингваль күппрофильле мәктәп директоры Азат Батыршин, укытучылар, укучылар катнашты.
- Зур тормышка аяк баскач сезнең һәрберегезгә күпсанлы финанс мәсьәләләрен хәл итәргә туры киләчәк. Сез мәктәп эскәмиясеннән үз гаиләгезнең бюджетын, чыгымнарын планлаштыруда, шушы өлкәдә килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә катнаша аласыз. Ә инде дөрес юлны сайлау өчен кешегә финанс грамотасы булу кирәк. Ул – укый, яза, компьютерны белү кебек һәр кеше тормышында кирәкле, мөһим сәләт, – диде, әлеге чараларның әһәмиятен ассызыклап, Азамат Рамил улы.
Чара кысаларында башлангыч сыйныф укучылары “Смешариклар белән финанс грамоталылыгы әлифбасы” дигән мультфильмнар циклы карады. 5-7нче сыйныф укучылары “Акчалар турында әкият” мультфильмнары, финанс викторинасы, “Могҗизалар кыры” интеллектуаль уены һәм икътисад белгечләре турнирында катнашты. 8-10нчы сыйныф укучылары арасында “Икътисад белгечләре турниры” узды. Югары сыйныф укучылары, шулай ук, кызыклы лекцияләрдә, осталык дәресләрендә катнашты.
Финанс грамоталылыгы атналыгы 8-10нчы сыйныф укучылары арасында гомумшәһәр күләмендә үтәчәк “Икътисад белгечләре кубогы» турниры белән төгәлләнәчәк.