Бүген, 8 апрельдә, Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Инвестиция сәгате” форматында тематик киңәшмә үткәрде.
Анда икътисадның төрле тармакларында яңа проектлар каралды.
Төбәк җитәкчесе, эшкуарлык өлкәсендә бизнес-шерифлар катнашлыгында фикер алышырга кирәк булган актуаль мәсьәләләр килеп туды, дип билгеләп үтте һәм Хөкүмәткә апрель азагына кадәр, урындагы дәрәҗәдә инвестицион эшчәнлекне системалы анализлап, семинар-киңәшмә оештырырга кушты.
“Газпром СПГ технологии” җәмгыяте генеральный директоры Константин Белоусов Стәрлетамак районында заманча комплекс төзү проектын тәкъдим итте. Билгеле булуынча, проект концепциясе буенча Радий Хәбиров элегрәк “Газпром СПГ технологии” Директорлар советы рәисе Алексей Кахидзе белән очрашуда фикер алышкан иде.
Сәгатенә 3 тонна газ җитештерүчәнлеге булган комплексның беренче чиратын төзүгә агымдагы елда керешергә планлаштыралар. Инвестицияләрнең гомум күләме 1,9 миллиард сум тәшкил итәчәк. Яңа производствода 30 эш урыны барлыкка киләчәк. Сыекландырылган табигый газны, аерым алганда, республика предприятиеләренең йөк автомобиль һәм тимер юл транспортында мотор ягулыгы сыйфатында кулланачаклар.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча проект салым ташламалары белән өстенлекле статус алды. Башкортстан Башлыгы шулай ук Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына Стәрлетамак районы хакимияте белән берлектә инвесторларга яңа комплекс өчен җир кишәрлеге рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтергә кушты.
– Безгә җитди инвестицияләр килә, шуңа күрә җир мәсьәләсен оператив рәвештә эшләп, кыска вакыт эчендә объектны сафка кертергә кирәк, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.