+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 Апреля 2021, 08:30

Башкортстан иң уңайлы төбәк булсын!

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрдәге битендә әһәмиятле пост урнаштырган.

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрдәге битендә әһәмиятле пост урнаштырган.
“Республика төзүчеләр ассоциациясе әгъзалары белән очраштык. Хезмәттәшлек турында стратегияне тикшердек. Бу соңгы айларда иң күп сөйләнелә торган кискен тема булып тора.
Әлегә кадәр төзүче компанияләр социаль инфраструктурасыз күпфатирлы йортлар күтәрде. Нәтиҗәдә, дистәләгән бистә мәктәпсез, балалар бакчаларсыз, дәваханәләрсез калды. Хәзер яңа кагыйдәләр буенча торак төзегәндә аларның янында социаль объектлар да төзиячәкләр. Кешеләргә уңайлырак булачак. Исегездәме, әйткән идем, безнең максат — Башкортстанны яшәү өчен илнең иң уңайлы төбәге итү. Безнең шәһәр төзү сәясәте дә шушы максатка буйсына.”
Бу хакта тулырак: www.facebook.com/100001714985777/posts/4079265698807223/
Фото: www.facebook.com/100001714985777/posts/4079265698807223/
Читайте нас