Бүген Уфада “Торатау” Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров блогер-урбанист, “Городские проекты” фондына нигез салучы Илья Варламов белән территорияләрне үстерү мәсьәләләре буенча муниципалитет башлыклары белән стратегик сессиядә катнашты.
Сессияне Башкортстан шәһәрләрен һәм авылларын үстерү институты оештырды.
Чараның модераторы, җәмәгать территорияләре мәсьәләләре буенча Башкортстан Башлыгы советнигы Ольга Сарапулова әйтүенчә, сессиянең максаты — гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру буенча системалы проблемаларны ачыклау һәм аларны хәл итү юлын тәкъдим итү.
Сессияне ачып, Радий Хәбиров шәһәр һәм авылларны кешеләр өчен уңайлы итәр өчен муниципалитет башлыкларына даими уку, яңалыкларны белү кирәклеген билгеләде.
— Бер шимбә кичендә миңа “Мэрга 100 киңәш” китабын бүләк иттеләр. Авторларга карагач, берсенең Уфа турында гел негатив язуын аңладым. Башта укымаска уйладым. Ләкин бер кичтә китапның яртысын укыдым. Анда без муниципалитет башлыклары белән көн саен тикшергән мәсьәләләр гади һәм аңлаешлы итеп бирелә. Шуңа һәркайсыгызга бу китапны бүләк иттем, — диде Радий Хәбиров. — Соңыннан без Илья Варламовны кунакка чакырдык. Эшлекле кеше буларак, ул алдан ук “Уфаның 10 проблемасы” брошюрасын әзерләгән. Аңлыйбыз, мондый проблемалар һәр муниципалитетта күп. Ләкин без аларны хәл итәргә, шәһәр мохитен төзекләндерергә тырышабыз.
Үзгәрешләр җиңел бирелми. Без барыбыз да эшлибез, озак елларга истә калырлык нидер эшләргә телибез икән, даими укырга да тиешбез. Бу безнең үз фикеребез булмаска тиеш дигән сүз түгел. Башка карашны да күрергә һәм аңларга, эшебезгә тәнкыйть ягыннан да карарга, яңа тенденцияләрне, агымнарны, проектларны күрергә кирәк. Безнең бүген Илья Варламов һәм шәһәр мохитендә матур үзгәрешләр булдыручы башка креатив кешеләр белән аралашу мөмкинлегебез булу әйбәт.
Илья Варламов шәһәр мохитен яхшы якка үзгәртүнең Русиягә генә хас булмавын, моның бөтендөнья тренды булуын билгеләде.
Бу хакта тулырак: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/140804.html
Фото: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/140804.html