+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 апрель 2021, 11:50

Кырмыскалылылар шимбә өмәсенә актив кушылды

Апрельдә йолага әверелгән шимбә өмәләре башланды. Алар чын хезмәт бәйрәменә әверелде.


Апрельдә йолага әверелгән шимбә өмәләре башланды. Алар чын хезмәт бәйрәменә әверелде.


Бүген, 10 апрель, республика буенча Бердәм экологик өмәләр көне дип игълан ителгән иде. Аңа кырмыскалылылар да актив кушылды.

Районның барлык оешма, предприятие вәкилләре кулларына көрәк-себерке алып, үзләренә беркетелгән биләмәләрне, урамнарны тәртипкә китерде. Тиз эресен өчен кар өемнәрен тараттылар, кыш буена җыелган чүп-чарны: кәгазь кисәкләрен, пластик һәм пыяла шешәләрне, тәмәке капларын һәм көзге яфракларны җыйдылар.

Әлбәттә, безнең районда бу беренче өмә түгел: авыл биләмәләре Советлары, рәсми көне килеп җиткәнне көтеп тормыйча, урам-тыкрыкларны, елга-күл, юл буйларын җыештыруга берничә атна алдан ук керешкәннәр иде. Шулай ук биләмәләрдә урнашкан оешма-предприятие коллективлары да һәрберсенә актив кушылып килде.

Экологик акцияләр атна саен дәвам итәчәк. Алар барышында без авылларыбызны, һичшиксез, тәртипкә китерәчәкбез һәм матурлаячакбыз.
Шуны да истә тотарга кирәк: чисталык һәм тәртип һәрберебезгә бәйле. Урамнарда чүп-чар ташламасак, чүпләмәсәк, җыештыру да азрак булачак.

Фото: авыл биләмәләре хакимиятләреннән.
Читайте нас