Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров урбанистика өлкәсендәге белгеч, “Городские проекты” фондына нигез салучы, җәмәгать эшлеклесе һәм видеоблогер Илья Варламов белән очрашты.
Блогер Уфага шәһәр территорияләрен формалаштыру мәсьәләләре буенча стратегик сессиядә катнашыр өчен килде. Очрашуда Уфа үсешенең актуаль тенденцияләре һәм шәһәрнең социаль инфраструктурасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр тикшерелде.
Төбәк җитәкчесе бу эшчәнлектәге төп юнәлешләрне һәм әһәмиятле проектларны билгеләде.
— Мин ике ел элек республика Башлыгы булып эшли башлаган вакытта безнең идарә . командасы күп авылларда һәм шәһәрләрдә хәвефсез мәйданчыклар, парклар булмавы белән очрашты. Искергән һәм тузган җәмәгать транспорты зур проблема булды. Бүген без торак пунктларда заманча шәһәр элементлары булдырырга тырышабыз, — дип билгеләде Радий Хәбиров. — Мин Сезнең “Мэрга 100 киңәш” китабыгызны укыдым, ул миңа бик ошады. Аны муниципалитет башлыкларына өйрәнергә куштым. Алар кайсы юнәлештә барырга тиешлегебезне аңласын өчен.
Республика Башлыгы Уфаның 450 еллыгына әзерләнү башлануын да билгеләде.
Бу хакта тулырак: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/140793.html
Фото: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/140793.html