Бишбүләк районының Азнай авылында 78 йорт яны территориясен су баскан.
Бу кар һәм боз эрү аркасында килеп чыккан.
11 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Өязе елгасы дәрәҗәсе күтәрелгән.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә оператив штаб эшли, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. Су баскан йортлардан эзләү-коткару отряды коткаручылары 11 кешене эвакуацияләгән, аларның икесе - вакытлыча яшәү пунктында, калганнары туганнары янында урнашкан.
"Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк, — дип белдерделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. — Әлеге идарә хезмәткәрләре ихаталарны йөреп чыга, халыкка су басу торышы турында хәбәр итә. Халыктан шикаятьләр килми".
Шулай ук, Кушнаренко, Уфа, Дүртөйле, Архангель районнарында да су басу күренешләре күзәтелә.
Фото: башинформ