Әмма җиргә исән-имин кайта алмадылар...
Бүген - 12 апрель. Дата үзенчәлекле, бүген бит Космонавтика көне генә түгел, кешенең җиһан киңлегенә беренче очуына 60 ел да билгеләп үтелә. Совет һәм Русия космонавтлары ирешкән җиңүләргә карамастан, совет космонавтикасы тарихындагы фаҗигале хәлләрне дә онытмаска кирәк.
Владимир Комаров - космоста ике тапкыр булган беренче совет космонавтларының берсе. Беренче очышын ул Феоктистов һәм Егоров белән беренче күп урынлы җиһан корабында "Восход-1"дә ясады. Икенчесе 1967 елда "Союз-1" корабында уза. Бу яңа корабны сынау була. Сынаулар тулысынча уңышлы үтә, ләкин Җиргә төшкәндә фаҗига була. Төп парашют ачылмаган, ә запастагының строплары буталган. Төшерелә торган аппарат тулысынча җимерелгән һәм Владимир Комаров белән бергә тулысынча янып беткән. Аның көле Кызыл мәйдандагы Кремль дивары урнасында урнаштырылган.
Бу турыда бик аз кеше белә, ләкин Комаровның дублёры Гагарин булган. Бу фаҗигадән соң Гагаринны башкача дублёр итеп куймыйлар, чөнки беренче космонавтны сакларга телиләр. Әмма, кызганычка каршы, Гагарин барыбер күктә берничә ел соңрак һәлак булды.
Волков, Добровольский, Пацаев Владислав Волков, Георгий Добровольский һәм Виктор Пацаев - "Союз-11" корабының экипажы әгъзалары, очуда "Салют-1" станциясе белән тоташтыру башкара алар. Кызганычка каршы, станциядәге янгын сынау программасын тулысынча үтәргә мөмкинлек бирми. 29 июньдә кораб станциядән аерылган, ә 4 сәгатьтән космонавтлар белән элемтә югалган. Очкан чакта корабның җитешсезлекләре теркәлгән. "Люк ачык" таблосы һәрвакыт янып торган, ләкин калганнар датчикның төзексезлегенә сылтанган.
30 июньдә тормоз кабына, парашют ачыла, төшүче аппарат кирәкле траектория буенча тыныч кына утыра. Әмма люкны ачканнан соң аппаратта экипаж әгъзаларының үле гәүдәләрен генә табалар.
Космонавтларны реанимацияләргә тырышалар, чөнки бернинди күренеп торган зарарланулар булмаган, алар йоклаган кебек кенә булып күренгән. Ачыкланганча, экипаж төшү аппаратының ватылуы аркасында һәлак булган. Космонавтларның ватык урынны табарга һәм аны төзәтергә теләүләре аңлашыла, ләкин соң була инде. Алар аңын югалта. Басымның коточкыч булуыннан космонавтларның колак барабаннары ярыла.
Фаҗиганең төп сәбәпләренең берсе - төшү аппаратында экипаж скафандрсыз булган. Скафандрларда булсалар, исән калырлар иде. Шул вакыттан алып барлык төшүләр скафандрларда гына уза.