+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 Апреля 2021, 15:55

"Орлан" - тиз, уңайлы һәм отышлы транспорт!

Апрель башыннан көн саен Уфадан Күмертауга һәм кирегә тиз барып җитү мөмкинлеге бирүче «Уфа — Күмертау» шәһәр яны поезды йөри башлады.

Апрель башыннан көн саен Уфадан Күмертауга һәм кирегә тиз барып җитү мөмкинлеге бирүче «Уфа — Күмертау» шәһәр яны поезды йөри башлады.

Бу яңалыкны республиканың берничә мең кешесе бәяләде дә инде. Яңа составның төп өстенлекләре бик күп.

Беренчедән, бу - тиз һәм хәвефсез. "Орлан" Стәрлетамакка — нибары ике сәгать, ә Күмертауга 3,5 сәгать эчендә барып җитә һәм максималь хәвефсез. , Тимер юл составы гадәти трассадагы вәзгыятькә бәйле түгел. Трассада зур тыгыннар, бозлавык, юл эшләре булырга мөмкин, ә «Орлан»ның үз юлы бар һәм аңа беркем дә комачауламый диярлек.

Икенчедән, рельс автобусы аварияле крэш-система белән җиһазландырылган, ул пассажирлар ташу хәвефсезлеген максималь дәрәҗәдә арттырырга мөмкинлек бирә.

Бу - уңайлы вагоннар, йомшак утыргычлар, зур панорамалы тәрәзәләр, һаваны зарарсызландыручы кондиционерлар, уңайлы санузеллар, видеокүзәтү системасы, янгын һәм сак сигнализациясе. Юлның кайбер участокларында состав тизлекне сәгатенә 120 километрга кадәр үстерә ала.
Билетларны шәһәр яны кассаларында да, ерак араларга йөрүче электричкала кассаларында да сатып алырга мөмкин. Ә, гомумән, «Пригород» кушымтасы аша онлайн билетлар сатып алып, вакытны янга калдырырга да мөмкин.

Юлның максималь бәясе - 576 сум 40 тиен. Мәктәп укучылары, студентлар (1 сентябрьдән 15 июньгә кадәр), шулай ук хезмәт ветераннары һәм аларга тиңләштерелгән затлар, тыл хезмәткәрләре, пенсионерлар (1 апрельдән 31 октябрьгә кадәр) өчен юл йөрүгә ташлама гамәлдә.

фото: bashinform.ru


Читайте нас