+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 апрель 2021, 10:30

Путин Энгельс шәһәренә ник килгән?

Бу хакта Русия башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итә.

Бу хакта Русия башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итә.

Русия Президенты Владимир Путин Энгельс шәһәренә сәфәре кысаларында Саратов өлкәсе губернаторы Валерий Радаев белән очрашу уздырачак, дип хәбәр итә Русия башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков.

Дүшәмбедә, Космонавтика көнендә, Путин Энгельста Юрий Гагарин җирләнгән урында музей комплексына барачак һәм космик эшчәнлекне үстерү буенча киңәшмә уздырачак.

Песков хәбәр иткәнчә, киңәшмә видеоконференция режимында узачак, төп доклад белән "Роскосмос" башлыгы Дмитрий Рогозин чыгыш ясаячак.

Фото: ria.ru
Читайте нас