+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 Апреля 2021, 07:45

Сабантуйлар үткәрелерме?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә Хөкүмәткә алдагы Сабантуйларга әзерләнергә кушты.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә Хөкүмәткә алдагы Сабантуйларга әзерләнергә кушты.

Төбәк җитәкчесе сүзләренә караганда, аларны үткәрү форматы эпидемиологик хәлгә бәйле булачак.

"Безгә Сабантуй турында уйларга кирәк, вакыт җитте. Без узган елда Сабантуй уздырмадык, быел вәзгыятьнең ничек булачагын карыйбыз. Мин һәрвакыт бу мәсьәләдә сак эш итәм. Әйе, коронавирус инфекциясе буенча без, мөгаен, аннан чыгу юлындабыздыр. Мөгаен, дип ассызыклыйм. Барысы да яхшы барса, без сабантуйлар үткәрәчәкбез, әмма аларга әзерләнергә кирәк», – дип мөрәҗәгать итте Радий Хәбиров чиновникларга.

Ул аек Сабантуйлар традициясен дәвам итәргә кирәклеген билгеләп үтте.

Шулай ук, Радий Хәбиров "Роспотребнадзор" төбәк идарәсенең яңа башлыгы Анна Казакка, Сабантуйлар үткәрелсә, санитар чаралар буенча таләпләр эшләүне йөкләтте. Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бу Анна Казакның яңа вазыйфасында беренче бурычы булачак.

Фото: krasniykut.ru


Читайте нас