+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 апрель 2021, 11:10

Студентлар эш белән тәэмин ителергә тиеш!

Башкортстанда 3 меңнән артык кеше җәйге чорда студентлар отрядларында эшләргә ниятли. Бу хакта төбәк Башлыгы Радий Хәбиров атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Башкортстанда 3 меңнән артык кеше җәйге чорда студентлар отрядларында эшләргә ниятли. Бу хакта төбәк Башлыгы Радий Хәбиров атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

– Аларны эш белән тәэмин итү бик мөһим, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Гомумән алганда, яшьләрдә студентлар отрядларына кызыксыну елдан-ел арта бара. Республика Хөкүмәтенә тармак министрлыклары белән аларны төзелешкә җәлеп итү мәсьәләсен эшләп бетерергә һәм 17 майга кадәр конкрет эш күләмен формалаштырырга кушам. Өстәмә эшче көч безгә торак һәм социаль объектлар төзүдә, юлларны төзекләндерүдә, авыл хуҗалыгында кирәк.

Башкортстан Башлыгы искә төшергәнчә, студент елларында күп кенә министрлык һәм ведомство җитәкчеләре төзелеш отрядларында уңышлы эшләгән һәм ул вакытта яхшы гына акча алган.

– Мин дә төзелешкә бардым. Минем әлегә кадәр икенче разрядлы стропальщик таныклыгы саклана, - дип сөйләде Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru


Читайте нас