+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 апрель 2021, 06:55

“Үлемсез полк” та, сабантуйлар да үтәчәк!

Әмма аларны оештыру форматы эпидемиологик хәлгә бәйле булачак.

Әмма аларны оештыру форматы эпидемиологик хәлгә бәйле булачак.

Кичә республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 9 Майда парад һәм “Үлемсез полк” акциясе үткәреләчәген игълан итте. “Моңа әзерләнергә кирәк”, — дип белдерде республика җитәкчесе. Ул, шулай ук, муниципалитет башлыкларына Бөек Ватан сугышы ветераннарын игътибарга алу зарурлыгын ассызыклады. Бүген республикада 493 сугышта катнашучы һәм 189 сугыш инвалиды яши. “Бу күп түгел. Хакимият башлыклары, һәр ветеран янына кереп, аның кулын кыса һәм ничек тә булса ярдәм итә ала”, — диде Радий Хәбиров.

Аның сүзләренә караганда, әлеге чараларны үткәрү форматы эпиде­миологик хәлгә бәйле булачак. Шулай ук, төбәк җитәкчесе обелиск­ларны һәм сугыш ветераннарының каберлекләрен төзекләндерү эшен башларга кушты.
Киңәшмәдә сабантуйлар турын­да да сүз булды. “Былтыр әлеге бәйрәмне уздырмадык, быел вәзгыятьнең ничек булачагын караячакбыз. Мин һәрвакыт бу мәсьәләдә сак эш итәм. Әйе, коронавирус инфекциясе буенча без, мөгаен, аннан чыгу юлындадыр. Ассызыклыйм, мөгаен. Барысы да яхшы барса, сабантуйларны үткәрә­чәкбез, аларга әзерләнергә кирәк”, – диде Радий Хәбиров.
Ул аек сабантуйлар традициясен дәвам итү зарурлыгын ассызыклады. Шулай ук, Радий Хәбиров “Роспот­ребнадзор” төбәк идарәсе­нең яңа башлыгы Анна Казакка сабантуйлар үткәрелгән очракта, санитар чаралар буенча таләпләр эшләүне йөкләтте.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итүенчә, республикага коронавирус пандемиясенең өченче дулкыны килергә мөмкин. “Көнбатыш Европада барган өченче дулкынның безгә килеп җитәчәген фаразларга нигез бармы?” — дип сорады аңардан Радий Хәбиров.
— Мөгаен, бардыр. Федераль экспертларның барлык бәяләмәләре буенча гражданнарыбызның авыру аеруча көчле булган илләргә чыгуын чикләү турында карар кабул ите­ләчәк. Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы борчылу белдерә, без авырулар артуга әзер булырга һәм вакциналау күләмен арттырырга тиеш, — диде министр.
Әлегә авырулар саны бер дәрәҗәдә тора, узган тәүлектә ковид диагнозы 102 пациентка куелган, ә инфекцияләнүчеләрнең гомум саны 33601 кешегә җиткән. Аларның 194е — стационар дәвалауда, җидесенең хәле “авыр” дип бәяләнә. Шулай ук узган тәүлектә 162 пациент дәва­ланып чыккан, эпидемия башланганнан бирле савыгучылар саны 89 процентка җиткән.
Республика Башлыгы Сәламәт­лек саклау министрлыгына һәм “Роспотребнадзор”га, кирәк була калса, коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча өстәмә чаралар күрергә кушты.
Башкортстан — узган атнадан бирле язгы ташуның актив фазасында. Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Фәрит Гомәров белдерүенчә, республика инде кар сулары басуның югары ноктасын үткән —106 йорт һәм 325 йорт яны территориясе зыян күргән. Бишбү-ләк, Уфа, Кушнаренко, Дәүләкән, Кырмыскалы районнарында су басулар күзәтелгән.
Радий Хәбиров чыгышны тыңлаганнан соң муниципалитет башлыкларына мөрә­җәгать итте:
— Бу мәсьәләдә ниндидер ярдәм кирәк булса, кичекмәстән Александр Геннадьевичка (Сидякинга, Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе) шалтыратырга кирәк, без проблемаларны финанс ягыннан хәл итәргә әзер.
Башкортстанның үсеш корпорациясе компанияне реструктуризацияләүне үт­кәргән һәм проект менеджерлары институтын гамәлгә керткән. Ярты ел эчендә гомум бәясе 38,3 миллиард сум булган 51 инвестиция проекты кабул ителгән.
“Компаниянең идарә системасы, финанс-икътисади сәясәте, аның операцион эшчәнлеге, маркетинг, персонал белән идарә итү системалары камилләштерелде. Яңа структура гамәлгә кертелде, бер-берсен кабатлаган функция­ләр булган бүлекләр бетерелде, яңалары формалаштырылды”, — дип хәбәр итте генеральный директор Наил Габбасов.
Республикада 15 майга кадәр автомобиль юлларындагы барлык чокырларны санлаштыру, ә 15 июньгә аларны ремонтлауны төгәлләү планлаштырыла. Мондый карарны киңәшмәдә республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Виктор Жульков яңгыратты.
Узган ел нәтиҗәләре буенча 236 меңнән артык дефект санлаштырылган һәм системага кертелгән, 233 меңнән артык чокыр ремонтланган, бу 98,6 процент тәшкил итә. Быел 10 апрельгә республиканың автомобиль юллары системасында 21 723 чокыр санлаштырылган, шуларның 7 654е ремонтланган, бу — 35 процент. Юл инфраструктурасы өлкәсендә эшләрне планлаштыру һәм контроль системасында дефектларны санлаштыру эшләре Юл хуҗалыгы идарәсе белгечләре тарафыннан 27 районда алып барыла.
Киңәшмәдә, шулай ук, балаларның җәйге ялын оештыру, урманнарда янгын хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Читайте нас