Кырмыскалы районының берничә авылына ташкын көтелмәгән кунактай килеп керде. Су басу нәтиҗәләрен бетерүгә барлык көчләр салынды, әмма кешеләр әле дә ярдәмгә мохтаҗ.
“Бердәм Русия” волонтерлары “Стоп, затоп” акциясе кысаларында зыян күрүчеләргә азык-төлек җыелмалары китерделәр, шулай ук кешеләр белән сөйләшеп, хәзерге вакытта тагын нәрсә таләп ителүен ачыкладылар.
“Минем мич җимерелеп төште. Хәзер өйне аңардан башка ничек киптерергә?” - дип зарлана Бекет авылында яшәүче 56 яшьлек Нина Лялюшкина. Ире үлгән, кызлары кияүгә чыгып, читтә яши, ә улы хәзер армиядә хезмәт итә. Су басу вакытында ул өйдә үзе генә була.
“Су җомгадан шимбәгә, төнге 12ләрдә килде. Хәзер бар дөньябызны су басты - баз, бәдрәф, мунча, абзар су белән тулы", - ди зыян күрүче.
Төбәк башкарма комитеты волонтеры Гөлшат Мөхәммәтшина азык-төлек җыелмасы һәм су алып килде. Урындагы хакимият вәкилләре мичне тергезү өчен кирпеч белән ярдәм итәргә вәгъдә иткән.
Вязовка авылында яшәүче күпбалалы Рузановлар гаиләсе хәтта тавыкларын да коткарып кала алмаган. Төнлә су килә башлагач, документларын һәм тәү чиратта кирәкле әйберәрен генә алып чыгып киткәннәр.
- Ул вакытта балаларны коткару турында гына уйлаңдык, тавык кайгысы булмады, - ди Алина Рузанова.
Волонтер Леонид Михеев бу авыр көннәрдә авылдашларына зур ярдәм күрсәткән. Берничә көн элек булган куркыныч вакыйгаларны, көймәсендә коткарылган Байкал кушаматлы этнең куркудан калтыранып утыруын ул инде бүген елмаеп искә ала.
“Мин кемне кайсы өйдән алып чыкканымны хәтерләмим дә инде. Ул вакытта иң мөһиме кешеләрне алып, коры җиргә озату иде ", - ди Леонид.
Хәзер бу ике авылда яшәүчеләрнең төп мәсьәләсе – баздан суны чыгару һәм йортларны киптерү. Су хәтта курадагы кирәк-яракларны да агызып алып киткән, үсентеләргә һәм хайваннарга зыян китергән. Волонтерлар авыл халкы гадәти тормышка тизрәк кайтсын өчен мөмкин булганның барысын да эшли.
“Кырмыскалы районының кайбер авылларында су күтәрелә генә башлый. Су чигенгән урыннарда да эш күп әле: барысын да тәртипкә китерергә, нәтиҗәләрне төзәтергә кирәк. Кешеләр насослар, җылылык пушкалары сорый. Без кулдан килгәнчә ярдәм итәбез”, - дип сөйли Гөлшат Мөхәммәтшина.
Зыян күрүчеләрдән гаризаларны “Безнең кайгырту” колл-үзәге 8-800-201-89-03 номеры буенча кабул итә.