+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 апрель 2021, 06:25

"Мондый җылы булырын белмәдек..."

Бүген коткаручылар контролендә су баскан 149 участок бар.

Бүген коткаручылар контролендә су баскан 149 участок бар.
Бүген Башкортстанда язгы ташуга багышланган брифингта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Эдуард Идрисов, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Кирилл Первов, Башкортстанның Гидрометеорология һәм тирә-як мохитне мониторинглау идарәсенең гидрометеорология үзәге башлыгы Анна Козаева катнаштылар.

"Узган тәүлектә 112 системасына Башкортстанда яшәүчеләрдән йорт яны территорияләрен су басу турында 13 хәбәр килгән. Бүген коткаручылар контролендә 149 су баскан участок бар", дип хәбәр итте Кирилл Первов. - Бүген төнлә Белорет районының Түбән Әүҗән авылындагы хәлләрне күзәтә башладык, анда Зур Әүҗән елгасы дәрәҗәсе күтәрелү нәтиҗәсендә дүрт территорияне су баскан.

Анна Козаева сүзләре буенча, Уфада территорияләрне су басу ихтималы зур. "Уфа елгаларына ярларыннан чыгарга бер метр ара калган, — диде брифинг спикеры. — Мондый күрсәткечләр булганда су Чегән аланына, Кузнецов затонына, Нижегородкага килә башлый".

Анна Козаева быелгы язгы ташу белән бәйле хәлнең алдагы еллар белән чагыштырганда ничек үзгәрүе турында сөйләде.
— Без күзәткән соңгы җитди ташкын 2007 елда булды. 2014 елда, нигездә, җир асты сулары басты, елга акканда, туфракка басым ясап, тугайларга җир асты сулары чыкты, әмма елгалар ярлардан чыкмады. 2017 елда Уфа шәһәре янында Агыйдел елгасы дәрәҗәсе 756 сантиметр иде, шуңа күрә ул вакытта да байтак йортларны, территорияләрне су басты, — диде ул.

Соңгы елларда республика территориясендә зур ташкыннар булмады, ягъни су аз булды.

«Әмма бу ниндидер цикл булуы турында сөйләми. Язгы ташу өч өлештән тора: көзге, кышкы һәм язгы процесслар. Иң авыры —соңгысы. Без язның уртача халәтен нигез итеп алдык, һәм бу аномаль җылыны беркем дә алдан күрәлмәде. Аны апрель башында гына күрдек. 7 апрельдә бу аномаль һава торышы турында хәбәр ителде. Тик, кызганычка каршы, кайсы урыннарда боз тыгыннары булырын кисәтә алмадык. Бу күренеш булачагын хәбәр иттек, ләкин Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы өчен нинди участокларда булуын белү мөһим. Әмма кайсы участокларда тыгыннар булачагын безнең методикалар белән фаразлау әлегә мөмкин түгел. Бу бөтен Русия буенча юк”, — дип өстәде Башгидрометүзәк вәкиле.

Кирилл Первов, чыннан да, теге яки бу вакытта боз тыгыннары булачагын фаразлап булмый, әмма хәвефле участокларны рельефны, географияне исәпкә алып билгелибез, диде. “Тыгын куркынычы булган участокларны без кайдадыр ярдан, кайдадыр пилотсыз очу аппаратлары ярдәмендә күзәтәбез. Эшне Башгидромет биргән мәгълүматларны исәпкә алып башкарабыз", — диде ул.

Фото: башинформ


Читайте нас