Бүгенге брифингта ведомстволарның урындагы халыкка су басу куркынычы турында алдан хәбәр итмәве турында сорау яңгырады.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Эдуард Идрисов кешеләргә фаразлар җиткерелүе, әмма смс-хәбәр итү булмавы турында белдерде, чөнки су тиз арада күтәрелгән.
"Без эшләрне алдан ук башкардык. Торак пунктларга хәбәр ителде. Бездә булган боз тыгыны хәвефе булган 33 участок турында беләбез һәм эшләрне дә вакытында башкардык. Әмма һава торышы үз ролен уйнады", — диде ул һәм әлеге мәгълүматлар урындагы үзидарә органнарына җибәрелде, дип белдерде.
“Су басу куркынычы янаган участоклар барысына да билгеле. Һәм гражданнарга бу мәгълүмат йортлар буйлап йөргәндә җиткерелә", - диде Баш идарә вәкиле.
Башкортстанның Гидрометеорология һәм тирә-як мохитне мониторинглау идарәсенең гидрометеорология үзәге башлыгы Анна Козаева Уфадагы ташу вакытының югары ноктасы туры киләчәк датаны атады. Белгеч мәгълүматлары буенча, республика башкаласын батыра торган Агыйдел елгасы 24-30 апрельдә иң зур дәрәҗәгә күтәреләчәк.
Фото: башинформ