+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 апрель 2021, 15:55

Шәһәр халкына әзер булырга кирәк

Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе ашыгыч кисәтү бастырды.

Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе ашыгыч кисәтү бастырды.

Ведомство мәгълүматлары буенча, Павловка ГЭСы плотинасы аша су агызу арту сәбәпле, башкала елгаларында су дәрәҗәсенең кискен күтәрелүе көтелә.

“Шәһәр халкына хәлләрнең начарлану ихтималлыгына һәм территорияләрне су басуына әзер булырга кирәк. Йөзү чараларын әзерләгез, Түбән катлардан кыйммәтле әйберләрне, техниканы, җиһазларны, азык-төлекне югарыга күтәрегез, азык-төлек һәм су запасы булдырыгыз, документлар һәм акчаларыгызны герметик төргәккә җыегыз”, — дип кисәтәләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Ашыгыч хәл булган очракта, “112” номерына, Уфаның мәгълүмати-диспетчерлык үзәгенә 279-90-00 номеры буенча яки сез яшәгән районның гражданнарны яклау идарәсенә шалтыратырга кирәк:

Дим районы буенча Гражданнарны яклау идарәсе: тел. 281-13-00;

Киров районы буенча: тел. 251-88-71 яки 251-48-27;

Калинин районы буенча : тел. 216-52-10 яки 216-52-11;

Совет районы буенча: тел. 282-30-63 яки 223-51-81;

Орджоникидзе районы буенча: тел. 242-13-15 яки 264-72-95;

Ленин районы буенча: тел. 216-50-24;

Октябрь районы буенча: тел. 237-98-67 яки 237-97-99.

Фото: amurmedia.ru


Читайте нас