Башкала халкын Агыйделдә суның 630 сантиметрга кадәр күтәрелүе турында кисәтәләр.
Су басу зонасында Кооператив аланында 89 йорт яны участогы һәм дүрт йорт калачак.
«Су басу зонасында барлыгы 252 кеше калырга мөмкин, шуларның 26сы - балалар. Зур су өч бакча ширкәтенә килергә мөмкин", - дип хәбәр итә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенче Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Шулай ук Уфа шәһәренең Дим, Киров һәм Ленин районнарында юлларны су юу фаразлана. Агыйдел 680 сантиметрга кадәр күтәрелсә, Нижегородка бистәсендәге ике йорт яны участогын су басарга мөмкин, зур су зонасында алты кеше булачак.
Исегезгә төшерәбез, участокларга һәм йортларга зур су килгән очракта, уфалыларның бу хәл турында 112 номеры буенча хәбәр итүләрен сорыйлар.
Фото: башинформ