+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 апрель 2021, 17:10

Форумда гәзит-журналларның нинди ярдәм алачагы турында фикер алыштылар

Башкортстанда милли киңкүләм мәгълүмат чараларына ярдәм итү, басмалар арасындагы көндәшлек, диджитализация һәм традицияләрне саклау турында Гафури районында узучы "Медиайыйын" форумында сөйләделәр.

Башкортстанда милли киңкүләм мәгълүмат чараларына ярдәм итү, басмалар арасындагы көндәшлек, диджитализация һәм традицияләрне саклау турында Гафури районында узучы "Медиайыйын" форумында сөйләделәр.
"Киңкүләм мәгълүмат чаралары сайларга кирәк булган катлаулы борылыш юлында: я традицияләргә иярү, я яңа алымнарны файдалану, аудиторияне саклап калу һәм арттыру. Урталык юлы бар дип уйлыйм: булганны саклап калырга, яңа элементларны - социаль челтәрләрне һәм интернетны кулланырга. Дәүләт ярдәменнән башка милли киңкүләм мәгълүмат чараларын саклап калып булмый", - диде республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Урал Килсенбаев.
Басмаларның көндәшлеге һәм гәзитләрнең контентын социаль челтәрләрдә тәкъдим итү турында сөйләгәндә, Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев, редакцияләр үзләренең аудиториясе белән эшләү өлешендә ярдәм итәчәкләрен һәм стимуллаштырачакларын билгеләде.
Фото: "Башинформ"
Читайте нас