+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 апрель 2021, 05:15

Указга үзгәрешләр кертелде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефе белән бәйле югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.Документның яңа редакциясенә ярашлы, 15 апрельдән 65 яшьтән өлкән һәм хроник авырулары булган кешеләргә үзизоляция режимын үтәү киңәш буларак гамәлдә кала, әмма мотлак режим бетерелә. 14 апрельдә Русия Президенты Владимир Путин коронавирустан икенче прививка ясатуы турында белдерде, дип хәбәр итә “Интерфакс”.“Сезгә әле генә, бу залга керер алдыннан минем дә икенче прививканы эшләтүем хакында мәгълүмат җиткерәсем килә. Барысының да яхшы булачагына ышанам”, — диде Владимир Путин Русия география җәмгыятенең Попечительләр советы утырышында.Президент утырышта катнашучыларның да, “үзләре һәм якыннары хакында хәстәрлек күреп”, вакциналау үтәчәкләренә ышаныч белдерде.Коронавирустан беренче прививканы Владимир Путин 23 мартта ясаткан иде. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин яңа коронавирус инфекция­сеннән прививка ясатты. Министр әйтүенчә, “Спутник V” Русия вакцинасы кулланылган.Максим Забелин журналистларга биргән интервьюсында 2020 елның икенче яртысында яңа коронавирус инфекциясен кичергәнен әйтте. Шуннан ул даими рәвештә антитәнчекләре дәрәҗәсен күзәткән. Соңгы анализда антитәнчекләрнең аз калуы билгеләнгән һәм ковидтан вакцина киңәш ителгән.— Мин вакцина ясаттым, — диде Максим Забелин Уфа журналистларына. — Үземне бик яхшы хис итәм, хәвефле күренешләр күзәтелми. Бу миңа хезмәт бурычларым буенча медицина оешмаларында эшләгәндә үземне тыныч хис итү мөмкинлеге бирә.Министр билгеләвенчә, әле республикада авыручыларның кимүе күзәтелә. Коронавируслы пациентлар өчен дәваханә койкалары саны да кыскартылган. Моннан тыш, республикада коронавирус инфекциясеннән вакциналарның да җитәрлек булуын билгеләде сәламәтлек саклау министры.— Әле ковид белән бәйле хәл чагыштырмача тыныч, ләкин борчулы. Өченче дулкынны кисәтү өчен эпидемиягә каршы чараларны төгәл үтәү һәм вакциналану зарур. Тиздән җәй һәм барысының да ял итәсе, сәяхәткә чыгасы, аралашу чикләрен киңәйтәсе килә. Республиканың барлык кешеләренә акыллы карар кабул итәргә киңәш бирәм — вакциналау үтәргә, — диде Максим Забелин.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефе белән бәйле югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.
Документның яңа редакциясенә ярашлы, 15 апрельдән 65 яшьтән өлкән һәм хроник авырулары булган кешеләргә үзизоляция режимын үтәү киңәш буларак гамәлдә кала, әмма мотлак режим бетерелә.
14 апрельдә Русия Президенты Владимир Путин коронавирустан икенче прививка ясатуы турында белдерде, дип хәбәр итә “Интерфакс”.
“Сезгә әле генә, бу залга керер алдыннан минем дә икенче прививканы эшләтүем хакында мәгълүмат җиткерәсем килә. Барысының да яхшы булачагына ышанам”, — диде Владимир Путин Русия география җәмгыятенең Попечительләр советы утырышында.
Президент утырышта катнашучыларның да, “үзләре һәм якыннары хакында хәстәрлек күреп”, вакциналау үтәчәкләренә ышаныч белдерде.
Коронавирустан беренче прививканы Владимир Путин 23 мартта ясаткан иде.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин яңа коронавирус инфекция­сеннән прививка ясатты. Министр әйтүенчә, “Спутник V” Русия вакцинасы кулланылган.
Максим Забелин журналистларга биргән интервьюсында 2020 елның икенче яртысында яңа коронавирус инфекциясен кичергәнен әйтте. Шуннан ул даими рәвештә антитәнчекләре дәрәҗәсен күзәткән. Соңгы анализда антитәнчекләрнең аз калуы билгеләнгән һәм ковидтан вакцина киңәш ителгән.
— Мин вакцина ясаттым, — диде Максим Забелин Уфа журналистларына. — Үземне бик яхшы хис итәм, хәвефле күренешләр күзәтелми. Бу миңа хезмәт бурычларым буенча медицина оешмаларында эшләгәндә үземне тыныч хис итү мөмкинлеге бирә.
Министр билгеләвенчә, әле республикада авыручыларның кимүе күзәтелә. Коронавируслы пациентлар өчен дәваханә койкалары саны да кыскартылган. Моннан тыш, республикада коронавирус инфекциясеннән вакциналарның да җитәрлек булуын билгеләде сәламәтлек саклау министры.
— Әле ковид белән бәйле хәл чагыштырмача тыныч, ләкин борчулы. Өченче дулкынны кисәтү өчен эпидемиягә каршы чараларны төгәл үтәү һәм вакциналану зарур. Тиздән җәй һәм барысының да ял итәсе, сәяхәткә чыгасы, аралашу чикләрен киңәйтәсе килә. Республиканың барлык кешеләренә акыллы карар кабул итәргә киңәш бирәм — вакциналау үтәргә, — диде Максим Забелин.
Читайте нас