+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 апрель 2021, 06:45

Уяу булыгыз: Павловкадан хәвеф яный

Язгы ташу башланганнан бирле 16 муниципаль берәмлектә 32 су басу очрагы теркәлгән.

Язгы ташу башланганнан бирле 16 муниципаль берәмлектә 32 су басу очрагы теркәлгән.

Зур су 149 йортка, 822 йорт яны территориясенә һәм 19 юл участогына (шул исәптән өч күпер) барып җиткән. Хәзер Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе 37 йорт яны территориясен күзәтә. Җиде районда юлларны су басу күзәтелә.

Коткаручылар Павловка сусаклагычында су агызганнан соң зыян күрергә мөмкин булган районнарны атады. Бүген үткән брифингта Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Кирилл Первов сүзләренә караганда, сусаклагыч эше махсус оештырылган эшче төркем тарафыннан җайга салына. Аның утырышы 15 апрельдә узган.

«Су агызуны арттыру - бу планлы эш. Шул сәбәпле, 16 апрельдә Уфада су дәрәҗәсе 6 метрга якынлаша, бу исә түбәндәге участокларга һәм юлларга су басу белән яный. Якын көннәрдә шәһәр территориясендә Агыйдел елгасының күтәрелүе сакланачак", - дип хәбәр итте ведомство вәкиле.

Шулай ук Павловка сусаклагычында су агызу нәтиҗәсендә су басу зонасына Нуриман һәм Иглин районнары да эләгергә, Караидел елгасы ярларыннан чыгарга мөмкин.

Бүген Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе һәм язгы ташуга каршы оператив штаблар контролендә - Уфа, Кырмыскалы, Бишбүләк, Чакмагыш, Мишкә районнары, Уфаның Киров районы, Белорет районының Түбән Әүҗән поселогы.

Халыкка кыйммәтле әйберләрне югарырак күтәрергә һәм, кирәк булганда, торак йортларда электрны өзәргә киңәш итәләр.

Фото: башинформ


Читайте нас