+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 апрель 2021, 07:26

Кешеләр белән сөйләшергә кирәк

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров халык иминлеген тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда коткару хезмәтләре җитәкчеләре, шулай ук видеоконференция режимында муниципалитет башлыклары катнашты.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров халык иминлеген тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда коткару хезмәтләре җитәкчеләре, шулай ук видеоконференция режимында муниципалитет башлыклары катнашты.

– Язгы ташу вакытындагы хәвеф һәм аномаль эсселек аркасында мөмкин булган янгыннар белән бәйле мәсьәләләрне карыйк, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Шулай ук юл инфраструктурасы торышы турында да фикер алышачакбыз. Ташу транспорт хәрәкәтен бозды, ә бу зур җирдән юллары өзелгән авыллар һшм бистәләрне тәэмин итү белән бәйле проблемалар. Моннан тыш, республикада коронавируска каршы вакциналау барышын да карыйк.

Гадәттән тыш хәлләр буенча Башкортстан комитеты рәисе Фәрит Гомәров хәбәр иткәнчә, 16 апрельгә алты муниципалитетта 12 су басу очрагы коткаручылар контролендә тора.

- Халыктан иң күп сигналлар Дуван, Уфа, Кырмаскалы, Белорет районнары һәм Уфадан килде, – дип хәбәр итте Фәрит Гомәров. - Инҗәр һәм Зур Әүҗән елгаларында боз тыгылу урыннарында шартлату эшләре башкардык. Су баскан җирдә хезмәтләр аларның нәтиҗәләрен бетерү белән шөгыльләнә.

Фәрит Гомәров сүзләренә караганда, кар сулары һәм дала елгалары ташу аркасында су басу очраклары инде узган, әмма якын көннәрдә Җилем, Инҗәр, Сим тау елгаларында максималь дәрәҗәдә су үтү көтелә.

Су басу мөмкинлеге булган территорияләрдә яшәүчеләргә киңкүләм мәгълүмат чаралары, социаль челтәрләр, SMS-хәбәрләр, автомобильдән яңалыклар әйтүчеләр хәбәр итә.

Белгечләр фаразлауларына караганда, Уфада язгы ташу апрель-май башларында көтелә. Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Сергей Греков муниципалитет көчләренең һәм чараларының язгы ташуны уздыруга әзерлеге турында сөйләде.

- 16 апрельгә Уфа янындагы бакчаларда 73 участокны су баскан, алты автомобиль юллары участогы, йорт яны территорияләре һәм торак йортлар әлегә хәвефсез, әмма без иң көтелмәгән хәлләргә әзерләнәбез, – дип хәбәр итте Сергей Греков. – «Кооперативная поляна» микрорайоны - хәвефле урын. Биредә су басу зонасында 200 кеше яши торган 96 йорт бар. Кешеләргә мөмкин булган куркынычлар турында даими хәбәр итәбез. Эвакуацияләнүчеләрне кабул итүгә 6 500 кешегә исәпләнгән 60 вакытлыча урнаштыру пункты әзер. (347) 279-90-00 телефоны буенча барлык сорауларга җавап бирергә һәм бәла сигналларын кабул итәргә әзер булган белгечләребез тәүлек буе кизү тора.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа шәһмре хакимияте башлыгына Дуван районында яшәүчеләргә оператив ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерде.

- Хәзер халыкка янаулар турында хәбәр итү бик мөһим, - диде Радий Хәбиров. - Кешеләр белән сөйләшергә кирәк. Вакытлыча урнаштыру пунктларын йокы урыннары, азык-төлек һәм медикаментлар белән тәэмин итәргә кирәк. Муниципалитетлар башлыклары бу мәсьәләләрне шәхси контрольдә тотарга тиеш.

Фото:glavarb.ru


Читайте нас