+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 апрель 2021, 06:46

Русия почтасы заман белән бергә атлый

Уфа янында 15 мең квадрат метрдан артык мәйданда яңа логистик үзәк төзелә.

Уфа янында 15 мең квадрат метрдан артык мәйданда яңа логистик үзәк төзелә.


Белешмә: Ирек Галимов 1959 елда Дәүләкән шәһә­рендә туган. Куйбышев элемтә политехникумын, Куйбышев электротехника элемтә институтын, читтән торып Бөтенрусия финанс-икътисад институтын тәмамлый. Совет Армиясе сафларында хез­мәт итә. Хезмәт юлын 1981 елда электромеханик буларак башлый. Төрле елларда өлкән электромеханик, Чакмагыш район элемтә узелы директоры, Уфа почтамты җитәкчесе, Русия почтасының Башкортстан Республикасында Федераль почта элемтәсе идарәсе директоры урынбасары булып эшли. 2010 елдан – Башкортстан Республикасының Федераль почта элемтәсе идарәсе директоры. Русия Федерациясенең элемтә мастеры, Башкортстан Республикасы­ның атказанган элемтәчесе, Башкортстан Хөкүмәтенең Мактау грамотасы һәм башка бүләкләр белән билгеләнгән.


– Хөрмәтле Ирек Миңневәлиевич, Башкортстан Республикасының Почта хезмәте үткән елны нинди йомгаклар белән тәмамлады?

– Безнең елның төп нәтиҗәләре шунда: Русия почтасының санлы һәм дистанцион сервисларыннан, курьер хезмә-тен­нән файдалана башлаучы башкортстанлылар саны шактый артты. Узган ел ахырында Русия почтасының мобиль кушымтасыннан актив файдаланучылар 100000гә якынлашты. Безнең компания курьерлары республика халкына 200000нән артык посылка тапшырган, бу, 2019 елдагы белән чагыштырганда, өчтән бер өлешкә күбрәк.

Мондый хәл – Русия һәм дөнья өчен хас гомум тенденция. Почтаның традицион оператордан санлы почта-логистика компаниясенә әверелүе инде берничә ел дәвам итә. Санлаштыру компания эш­чән­легенең барлык өлкәләренә этаплап керә. Бу тенденцияне COVID-19 пандемиясе тагын да көчәйтеп җибәрде: кул­ланучыларның гадәтләрен сизелерлек үзгәртте, физик һәм санлы чынбарлыкны якынайтты.

Шул ук вакытта республика халкы өчен традицион почта хезмәтләре дә актуаль. Узган елда республикага килгән һәм аннан читкә җибәрелгән хатларның гомум саны 67 миллион данәдән артып киткән. Моннан тыш, без Башкортстанда яшәүчеләргә 8 миллион посылка һәм вак корреспонденция, 46 миллион данәгә якын гәзит һәм журнал илтеп тапшырдык, почта аркылы акча җибәрү яисә күчерү­ләр 9 миллионнан артык.

Узган елда Уфа янында яңа логистик почта үзәге төзелеше башланды. Монда, 15 мең квадрат метрдан артык мәйданда, яңа җиһазлар ярдәмендә Русия почтасы хезмәткәрләре эчке һәм халыкара посылкаларны эшкәртәчәк. Яңа логистик үзәк бу елның 3нче кварталында эшли башлаячак. Аны эшләтеп җибәрү төбәктә 650дән артык заманча эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк, ә Башкорт­станның почта логистикасына инвестиция­ләрнең гомум күләме 1,6 миллиард сумнан артып китәчәк.

– Коронавирус пандемиясе хат ташучылар, почта бүлекчәләре эшенә тагын нинди төзәтмәләр кертте?

– Һичшиксез, пандемия төбәктә почта эшенә зур йогынты ясады. Эпидемия башлану белән илнең почта элемтәсе бүлекләре клиентларга хезмәт күрсәтүне өч көнгә (30 марттан 1 апрельгә кадәр) туктатып торды. Әмма хәтта бу чорда да юлламаларны эшкәртү һәм илтү, матбугат басмаларын тарату өчен әзерләү һәм башка процесслар туктатылмады. Моннан тыш, узган елның җәендә рес­публи­каның 40 почта бүлеге җиде көнлек эш атнасына күчте.

Шуның белән бергә, безнең клиентлар һәм хезмәткәрләребезнең хәвефсезлеге өчен без элемтә бүлекләрендәге контакт­ларны минимумга җиткерергә тырыштык. Әйтик, пенсиясен почта бү­лекчәсенә килеп алучы клиентларыбызга да узган елның апрелендә пенсияләрен өйләренә илтеп тапшырдык. Әмма иң мөһиме – без дистанцион сервисларыбызны максималь рәвештә кулланырга һәм почтага шәхсән килмәү мөмкин булмаган очракларда, хезмәт күрсәтү вакытын кыскартырга тырыштык.

– Ә бу ничек мөмкин булды?

– Көтү һәм хезмәт күрсәтү вакытын оптимальләштерү һәм, ахыр чиктә, почта бүлекчәләрендә чиратларга юл куймас өчен без, эш процессларын үзгәртеп, заманча IT-технологияләр кертәбез. Әйтик, үткән елда шундый яңалык булды: почта бүлекчәсенә килү вакытын онлайн-броньлау мөмкинлеге бар. Тагын бер мисал – гади электрон имза (ПЭП). Клиент аны теркәткән очракта, посылканы яисә заказлы хатны алу өчен паспорт күрсәтеп, белдерү бланкын тутырып мәшәкать­ләнми, операторга СМС-хәбәрдә килгән кодны гына әйтә. Бүген бу сервистан без­нең республикада яшәүче 980 меңнән артык кеше файдалана да инде.

Хәзер Русия почтасының өстенлекле бурычларыннан берсе – клиентның компания белән элемтә нокталарының санын арттыру. Хезмәттәшлекнең төрле каналларын без бердәм системага интеграциялибез, ул кешеләр их-тыя­җына мөмкин кадәр җай­лаштырылган. Мәсә­лән, клиент Русия почта-сының сайты яисә мобиль кушымтасы ярдәмендә мөс-тәкыйль рәвештә җибәрү өчен посылка әзерли. Бу посылка турындагы мәгълүмат посылка тапшырылган почта элемтәсе бүлекчәсе­нә килә. Посылканы операторга бирү өчен чират көтү кирәк түгел.

Узган елда Башкортстанга онлайн-посылкалар аннан алдагы елга караганда 2,7 тапкыр күбрәк җибәрелгән. Мөмкин­лекләребезне киңәйтеп, без товарны илтү базары чикләреннән чыгабыз: мә­сәлән, безнең кушымтада клиентлар өчен маркетплейс бар, ул товарларны goods.ru сай­тыннан сатып алу мөмкинлеген бирә.

– Бу үзгәрешләр дә пандемия белән бәйлеме?

– Күпчелек сервисларны без аңа кадәр үк керткән идек. Әмма пандемия кулла­нучыларның санлы өлкәгә күчүен тизләтте генә. Онлайн сатып алучы клиентларның аудиториясе Русиядә генә дә 10-12 миллион кешегә арткан. Без бу үзгәреш-ләргә әзер булып чыктык. Уңай тәҗрибә алган кулланучыларыбыз киләчәктә дә онлайн сатып алуларга өстенлек бирер дип көтәбез.

– Почта бүлекчәсенә мөрәҗәгать итмичә дә тагын нинди хезмәтләр алырга була?

– Русия почтасының сайтында яисә мобиль кушымтасында республика ведомстволарыннан заказлы электрон хатлар алырга, матбугатка язылырга, коммуналь хезмәтләр өчен түләргә, посылкаларны өйгә китертүгә заказ бирергә яисә курьер чакыртырга мөмкин. Өстә-венә, безнең хезмәткәрләр почта бүле-гендә алырга мөмкин булган барлык хезмәтләрне клиентларга өйдә дә күрсәтә ала. Бу элеккечә дәвам итә. Шул ук вакытта, әгәр кешегә нинди дә булса азык-төлек алып килү турында сүз барса, аны китергән өчен без акча алмыйбыз.

– Безне, журналистларны, матбугат басмаларының язмышы борчый. Сезнеңчә, бу елның 1нче яртысында подписка кампаниясе нәтиҗәләре нинди? Почта хезмәте федераль, респуб­лика, район басмалары тиражларын саклау һәм арттыру белән кызыксынамы?

– Сорауның икенче өлешеннән башлыйм. Әлбәттә, без матбугатка язылу үсе­ше белән кызыксынабыз – бу безнең бизнесның мөһим өлеше. Әмма гомум­дөнья тенденциясе шундый ки, кеше-ләрнең күбесе мәгъ-лүматны гәзитләрдән түгел, ә Интернеттан алуны өстен күрә. Әм­ма басма сүз балалар һәм яшүсмерләрне тәр­бияләү, урта һәм өлкән яшь­тәге кешеләрнең ялын сыйфатлы итеп оештыруда әһәмиятен югалтмый. Заманның матбугат базары бу максаттан бик күп гәзит һәм журналлар тәкъдим итә.

Башкортстанда матбугат басмалары тиражының яртысыннан артыгы – үзәк басмаларыныкы, 30 процентка якынын – район һәм шәһәр, тагын 20 процентка якынын республика басмалары тиражы тәшкил итә.

Гәзит һәм журналларга язылу тиражлары кимү тенденциясенә карамастан, Башкортстанда матбугат басмаларын күбрәк алдыра башлаган районнар да бар. Бу шул исәптән сезнең гәзиткә дә кагыла. Мәсәлән, Кырмыскалы районында “Кызыл таң”га язылу – 50, Стәрлебашта – 43, Борайда 20 процентка арткан. Аерым билгеләп үтәм: Борай районында тираж­ларның тотрыклы артуы күзәтелә.

– Ә “Кызыл таң” гәзитенә язылучылар кайда күбрәк?

– Алар аеруча Дүртөйле районында күп. Башкортстан территориясендә Русия почтасы клиентлары һәр уникенче подписканы биредә рәсмиләштерә. Шундый ук күрсәткеч белән Илеш районы да горурлана ала, анда гәзиткә язылучы­лар-ның 8 проценттан артыгы туры килә, алардан кала Борай һәм Яңавыл районнары бара.

– Гомумән алганда, гәзит-журналларга язылу институтын саклап калу өчен почта хезмәте үз ягыннан нинди чаралар күрә?

– Теләсә нинди хезмәтне алга этә­рүнең иң нәтиҗәле алымнарының берсе – аны мөмкин кадәр уңайлы итү. Язылу кампаниясе дә искәрмә түгел. Бүген вакытлы матбугатка түбәндәге ысуллар белән язылырга мөмкин: почта бүлек­чәсендә яисә өйдә хезмәт күрсәтүче почтальон ярдәмендә, Русия почтасы сайтында яисә мобиль кушымтасында.

Агымдагы яртыеллык йомгаклары буенча Башкортстанда вакытлы матбугатка һәр бишенче подписка Русия почта­сы-ның электрон язылу каталогы аша эш­ләнгән.

Шулай ук Русия почтасы матбугатка язылу кампаниясе барышында нәширләр белән берлектә берничә тапкыр ташламалы декадалар игълан итә, ул чорда гәзит-журналларга арзанрак бәягә язылырга мөмкин. Соңгы ташламалар чоры 5-15 апрельдә үтте. Бу ун көн дәвамында укучылар 5400 исемдәге басмага языла алды, шуларның 1800енә Русия почтасы һәм нәшрият йортлары 30 процентлы ташлама бирде. Статистика күрсәтүенчә, бөтен җыелган тиражның 48 проценты нәкъ менә шундый чорларга туры килә. Димәк, бу – нәтиҗәле чара.

Моннан тыш, Русия почтасы инде күп еллар “Игелек агачы” дигән хәйрия акция­се уздыра. Анда катнашып, теләгән һәр ке­ше балалар, картлар йортларына, мәдә-ният оешмаларына гәзит-журналлар яздырып бүләк итә ала. Шул рәвешле, вакытлы матбугат безнең көндәлек тор-мы­шыбызның аерылгысыз бер өлеше генә булып калмый, аеруча мохтаҗ ке-шеләргә ярдәм дә итәбез.

– Сезнең уегызча, почта хезмәте киләчәктә нинди юнәлештә үсешер?

– Әйтүемчә, Русия почтасының курьерлар хезмәтенә, интернет-кибетләрдән заказларга, электрон сәүдәгә ихтыяҗ елдан-ел арта. 3нче кварталда сафка басачак заманча логистик почта үзәге дә зур роль уйнаячак. Киләсе этап – Ин­тер-нет аша иң еш заказ бирелүче товар запаслары складын оештыру. Шул рә­вешле без товарны кулланучыга максималь якынайтачакбыз. Бу очракта, мәсәлән, Хәй­булла районының Олы Әбеш авылында яшәүче клиентыбыз Кы­тай яисә Европа интернет-мәйдан­чыкла­рында товарга заказ бирсә, аны берничә ат­на түгел, бер­ничә көн эчендә кайтарта ала­чак. Бу очракта аның яшәү урыны төп әһәмияткә ия түгел, чөнки Русия почтасы безнең республиканың барлык торак пунктларына хезмәт күрсәтә.

– Эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт, Ирек Миңневәлиевич! Сәламәтлек, тынгысыз эшегездә уңышлар телибез!


Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА әңгәмәләште.



Читайте нас